Муниципальное казенное учреждение «Отдел образования Исполнительного комитета Тюлячинского муниципального района РТ»
Визитная карточка
Адрес: | 422080, Республика Татарстан, Тюлячинский район, с. Тюлячи, ул. Большая Нагорная, д. 42 |
Телефон: | +7(843)-602-12-67 |
E-Mail: | Roo.tuliachi@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МКУ "Отдел образования ТМР" |
Руководитель: | Карпова Наталья Владимировна |
Год основания учреждения: | 1992 |
Новости РОО
Мастер-классы для учащихся: "Национальные орнаменты в одежде".
Опубликовано: 09.02.2021В школах района учителя проводят для учащихся мастер-классы на тему "Татарские орнаменты в одежде". В эти дни подобные мероприятия прошли в Верхнекибякозинской средней школе (учитель Хасаншина З.Р.), в Малокибякозинской основной школе (Валиева М.А., Закирова Г.Д.), в Узякской средней школе (Гаттауллина Х.С.)
Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан МБГБУ -Югары Кибәхуҗа урта мәктәбенең урта сыйныф укучылары татар халкының милли киемнәре, калфак, түбәтәйдәге чигелгән бизәкләре белән таныштылар. Гореф-гадәтләр һәм йолалар турында сөйләштеләр.
9 февраль көнне Кече Кибәхуҗа төп мәктәбендә башлангыч сыйныф укучылары өчен “Халкыбызның милли бизәкләре киемнәрендә”дип исемләнгән чара үткәрелде. Укучылар татар халкының милли киемнәре, милли орнамент белән якыннанрак таныштылар. Милли киемнәрнең үзләренә генә хас булган билгеләрен ачыкладылар.
9 февраль көнне 3 сыйныф укучылары өчен Гатауллина Х.С. «Киемнәрдә татар орнаментлары» дигән темага мастер-класс үткәрде. Балалар рәсемнәрдә, киемнәрдә милли орнаментлар белән таныштылар. Танышканнан соң укучылар үзләре картоннан алъяпкыч, түбәтәй ясап, аларны татар орнаментлары белән бизәделәр.
К списку новостей