муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - Ленинский детский сад Тюлячинского муниципального района РеспубликиТатарстан
Визитная карточка
Адрес: | 422082, Республика Татарстан, Тюлячинский район, пос. Лесной, ул. Приозерная, д. 2. |
Телефон: | 89393346866 |
E-Mail: | islamova-0709@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ-Ленинский детский сад |
Руководитель: | Исламова Диляра Мансуровна |
Год основания учреждения: | 1952 |
У нас учатся: | 6 воспитанников |
У нас учат: | 1 педагог |
Яңалыклар
Террорчылык куркыныч афәт/Нет -терррору
Опубликовано: 26.09.2024Тормышыбызга террорчылык бәреп керде.Террорчылык – куркыныч, террорчылык – афәт. Террорчылык сәясәт белән бәйләнгән, халыкны куркыту, күпләп юк итү максатыннан эшләнә.Бакча мөдире хезмәткәрләр белән аңлату эшләре алып барды. Балалар бакчасында тәрбияче балаларга төрле әңгәмәләр алып бара: “Чит кешеләр белән аралашма!”, “Сезгә чит кеше кунакка килсә, нишләргә?” һ.б. Әти-әниләр белән дә балалар бакчасында төрле сөйләшү-фикер алышулар оештырыла. Әти-әниләргә дә үз-үзләрен төрле ситуациядә ничек тотарга икәнен алдан белеп тору мөһим. Чөнки кисәк кенә килеп чыккан хәлләрдә без барыбыз да куркып калабыз һәм ялгыш гамәлләр кылабыз. Телефоннан шалтыратып туганыгыз авыр хәлдә дисәләр, я булмаса сезне банктан, полициядән һ.б. җирләрдән дип сезнең паспорт данныйларыгызны сорасалар, һәрвакытта башта чыннан да дорес кеше шалтыратамы телефон номерларын, кирәкле мәгьлүматны белергә кирәк, аннары гына эшчәнлекне дәвам итәргә.
Террорчылык буенча балалар бакчасында да эшчәнлек алып барыла: планнар төзелә, шул план нигезендә төрле чаралар үткәрелә. Терроризм һәм экстремизм буенча эшләнгән почмаклар яңартылып тора. Һәр көнне балалар бакчасы территориясе тикшерелә. Таныш булмаган предметлар күзгә ташланса, вакытында хәбәр ителә.Террор буенча эвакуацион күнегүләр уздырыла. Террористлар күбрәк балаларга һөҗүм ясый. Шуңа күрә без балаларны бар яклап та сакларга тиеш.
К списку новостей