муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - Ленинский детский сад Тюлячинского муниципального района РеспубликиТатарстан
Визитная карточка
Адрес: | 422082, Республика Татарстан, Тюлячинский район, пос. Лесной, ул. Приозерная, д. 2. |
Телефон: | 89393346866 |
E-Mail: | islamova-0709@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ-Ленинский детский сад |
Руководитель: | Исламова Диляра Мансуровна |
Год основания учреждения: | 1952 |
У нас учатся: | 6 воспитанников |
У нас учат: | 1 педагог |
Яңалыклар
Солдат әниләрен хөрмәтләп...
Опубликовано: 08.05.2022Солдат әниләрен хөрмәтләп...
Кирәкми безгә кан кою,
Кирәкми безгә сугыш!
Безнең теләк якты, матур,
Тыныч хезмәт һәм тормыш.
(Әхмәт Исхак “Кирәкми безгә сугыш”)
Матур гына тормыш иткәндә, киләчәккә якты уйлар белән яшәп ятканда, бүген илебездәге тынгысызлыкка беркемдә битараф кала алмый. Бигрәк тә газиз улларын армия хезмәтенә озаткан әниләргә авыр. Йөрәк пәраларын бүген исән-саумы икән диеп уяна алар йокыдан. Солдат әниләре... Бүгенге көндә нинди хисләр биләп алган аларның күңелен?! Илебезне, Ватанны сакларлык нинди батыр уллар үстергән бит алар!!!
Бүген без Лесной балалар бакчасы коллективы, балалар белән солдат әниләрен тәбрикләргә бардык. Бакча мөдире солдат әниләренә изге теләкләрен җиткерде, балалар күңел юатырлык эчтәлекле шигырьләр юллады. Аннары коллектив белән бергә әзерләгән күчтәнәчләребезне тапшырдык. Кулларына тынычлык күгәрчене тоткан балалар, әниләрне юатты. Аннары бергәләп гаилә капкасына пар күгәрченнәрне беркеттек. Бу күгәрченнәр илебезгә, гаиләләргә тынычлык-тигезлек, сабырлык теләп торсын дигән теләкләр әйтелде.
К списку новостей