муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - Ленинский детский сад Тюлячинского муниципального района РеспубликиТатарстан
Визитная карточка
Адрес: | 422082, Республика Татарстан, Тюлячинский район, пос. Лесной, ул. Приозерная, д. 2. |
Телефон: | 89393346866 |
E-Mail: | islamova-0709@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ-Ленинский детский сад |
Руководитель: | Исламова Диляра Мансуровна |
Год основания учреждения: | 1952 |
У нас учатся: | 6 воспитанников |
У нас учат: | 1 педагог |
Яңалыклар
Без булдырабыз, теләк кенә кирәк!
Опубликовано: 07.10.2018Бүген Лесной балалар бакчасына мәдәния йорты җитәкчесе Вохмина Г.Р. һәм сәнгать җитә Сәгъдиева Э.Ф. кунакка килделәр. Иң беренче алар балалар бакчасы хезмәткәрләрен бәйрәм белән котладылар, яңа төр эшчәнлек кинусайда белән эшләнгән картина бүләк иттеләр. Балаларны һәм безне күптәннән кызыксындырган бу кинусайда белән якыннан таныштырдылар, мастер класс күрсәттеләр.
Әңгәмә бик җанлы гына башланып китте. Көзге мизгелләр турында башланган матур сөйләм барышының кая таба барасын уйламыйча да, балалар ниндидер могъҗиза көтәләр иде. Чөнки кунакка килгән апайлар эш өчен кирәкле әсбапларны өстәлгә урнаштырган иде инде. Ниһаять Гөлия апаларының куллары хәрәкәткә килде. Ничә генә минут эчендә пиноплекс өстендә көзге урман, гөмбәләр барлыкка килде. Менә шуннан башланды инде сөйләшә-сөйләшә кинусайга белән танышу. Гап-гади генә кулланылган тукымалардан рәсемгә шулай тиз генә җан өреп буладыр дип уйламый идем... Балаларга да эшләве бик җиңел, кыйммәтле чыгымнар да тотылмый. Тиз генә арада күз явын алырлык картина барлыкка килде. Балалар Гөлия һәм Эльвира апайлары белән бик тиз уртак тел тапты. Һәр нәрсәне бик тиз аңлап эшли бардылар, куркынычсызлык кагыйдәләре турында да онытылмады, хәтта малайларга да бик ошады!!!
Кинусайда белән мәктәп балалары да шөгыльләнә. Аларның түгәрәктә эшләгән эшләрен күреп шаккатып калдык. Матур фонда һәр әйбер үзенә генә хас төс белән урын алган. Бу картиналар бүләккә бирергә дә, өеңә элеп куярга да менә дигән!
К списку новостей