муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - Ленинский детский сад Тюлячинского муниципального района РеспубликиТатарстан
Визитная карточка
Адрес: | 422082, Республика Татарстан, Тюлячинский район, пос. Лесной, ул. Приозерная, д. 2. |
Телефон: | 89393346866 |
E-Mail: | islamova-0709@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ-Ленинский детский сад |
Руководитель: | Исламова Диляра Мансуровна |
Год основания учреждения: | 1952 |
У нас учатся: | 6 воспитанников |
У нас учат: | 1 педагог |
Яңалыклар
Урманчылыкта-без бергә!
Опубликовано: 28.06.2018Лесной урманчылыгына аяк атлауга без үзебезне сихри патшалыкка эләккән кебек хис итәбез. Кайсы якка күз салсаң да гаҗәеп тамаша!!! Зифа буйлы сылу каеннар, баһадир гәүдәле, төз чыршы-наратлар, бер сулауда җаныңа-тәнеңә шифа бирүче саф, чиста һава... ә урман эчендәге чиксез байлык турында эйтер сүз дә юк. Вакыт һәм теләк кенә кирәк: бар да синеке!!!
Лесной мәдәният йортында үткәрелгән чараның да төп максаты нәкь менә шуңа бәйләнгән: урманнарны саклау, үстерү, әйләнә-тирәбезнең чисталыгы һәм үз файдаңа дөрес куллану кагыйдәләрен белү. “Урманчылыкта-без бергә!!!” дип аталган әлеге чара үз эченә бик күп мәгълүмат алырлык нәрсәләр сыйдырды. Иң ошаганы да эшне кечкенәләр төркеменнән башлау һәм аларга аңлашырлык алымнарны куллану булды. Башта сүз балалар бакчасы тәрбиячесе Сәгыйтова Диләрә апага бирелде. Ул ел дәвамында балаларга өйрәткән белемнәрне тикшерде. Сәяхәт урынын кая сайларга? Ял итү урынында чисталыкны ничек булдырырга? Агачларны кайчан һәм ничек утыртырга? Урмандагы табигать байлыгын син ничек файдаланасын? Һ.б. бик күп төрле сорауларга балалар бик дөрес һәм төгәл җавап бирделәр.
К списку новостей