муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - Ленинский детский сад Тюлячинского муниципального района РеспубликиТатарстан
Визитная карточка
Адрес: | 422082, Республика Татарстан, Тюлячинский район, пос. Лесной, ул. Приозерная, д. 2. |
Телефон: | 89393346866 |
E-Mail: | islamova-0709@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ-Ленинский детский сад |
Руководитель: | Исламова Диляра Мансуровна |
Год основания учреждения: | 1952 |
У нас учатся: | 6 воспитанников |
У нас учат: | 1 педагог |
Яңалыклар
Бердәмлектә-көч!
Опубликовано: 18.07.2017Лесной балалар бакчасы әти-әниләр белән дустанә мөнәсәбәттә яши һәм эшли. Чөнки балалар бакчасында тәрбиянең һәм хезмәтнең төп асылы – балалар бакчасы белән гаиләнең бердәм булуында. Бары тик хезмәттәшлек итеп, ярдәмләшеп эшләгәндә генә уңай нәтиҗәгә ирешеп була. Хәзерге вакытта замана таләпләренә туры китереп, һәр әти-әни белән уртак бер фикергә килеп эшләү бик авыр, ләкин һәр нәрсәне дөрес итеп чишү юлы бар.
Лесной балалар бакчасында бер генә гаилә дә төрле бәйгеләрдән, бәйрәмнәрдән, җыелышлардан читтә калмый. Бу әти-әнигә якын килүнең гади генә бер алымы. Бергә җыелган вакытларда балалар бакчасына йөргән һәр баланың сәләте күрсәтелә, һәр әти-әни балалары башкарган тамашаны күреп шатлана, куана. Монда инде тәрбияченең эш алымнары ачыктан-ачык күренә. Ә бакча мөдире, нәкъ менә әти-әниләрне борчыган сорауларны күтәреп чыга. Әти-әниләргә уңайлы булсын өчен нинди юлларны табып була? “Бердәмлектә –көч ”- ди бит халык. Әти-әниләр белән бергә булганда ,авыр эш тә җиңел була, чишелмәгән сорауларга да җаваплар тиз табыла. Шуңа күрә әти-әниләр дә безнең гозерне тыңлыйлар. Яңа уку елына әзерлек эшләрендә булышу өчен барлык әтиләр дә берсүзсез риза булып килделәр. Пөхтә, яхшы итеп тотылган коймалар, уен мәйдәнчыгына ясалган урындык- өстәл әтиләрнең һәм бакча хезмәткәрләренең тырышып эшләгән эше. Шулай ук кирәкле материаллар белән Лесной урманчылыгы җитәкчесе бик зур ярдәм күрсәтте. Бу эшләр бер яктан бакчабызны ямьләндерсә, икенче яктан балаларның куркынычсызлыгын саклау максатыннан эшләгән зур эш булды. Без барлык булышкан кешеләргә дә бик рәхмәтле. Бергә булганда, бердәм булганда без барысын булдырабыз.
К списку новостей