муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - Ленинский детский сад Тюлячинского муниципального района РеспубликиТатарстан
Визитная карточка
Адрес: | 422082, Республика Татарстан, Тюлячинский район, пос. Лесной, ул. Приозерная, д. 2. |
Телефон: | 89393346866 |
E-Mail: | islamova-0709@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ-Ленинский детский сад |
Руководитель: | Исламова Диляра Мансуровна |
Год основания учреждения: | 1952 |
У нас учатся: | 6 воспитанников |
У нас учат: | 1 педагог |
Яңалыклар
"Чисталык һәрвакыт кирәк!"
Опубликовано: 02.05.2017Лесной балалар бакчасы Лесной бистәсенең иң матур җирендә урнашкан. Рәт-рәт тезелеп киткән төрле агачлар килгән кунакларны башларын иеп каршы алалар, искитмәле табигать кочагына чакыралар. Табигатьтә ял итү безнең һәрберебезгә дә ошый. Ә менә шул матурлыкны саклау, аны җаның- тәнең аша тою үзе зур бәхет.
Без, Лесной балалар бакчасы хезмәткәрләре, кечкенә яшьтән балаларга табигатьне яратырга, аның гаҗәеп байлыгыннан чама белән файдаланырга, тирә-яктагы чисталыкны сакларга кирәклеген өйрәтәбез. Шул уңайдан үзебезнең тарафтан тиешле чаралар булдырабыз: тирә-якны яшелләндерү, агачлар утырту, сыерчык оялары ясап кошларны каршы алу, әйләнә-тирә мохитыбызны саклау максатыннан һәрдаим өмәләр оештыру безнең төп бурычыбызга керә.
Бүген без, бакча хезмәткәрләре, балалар белән бакча тирәсен җыештырырга чыктык. Эшләгәндә һәркемнең күңеле күтәренке, чын күңелдән эшли. Без кечкенәләргә үрнәк, алар безнең һәр гамәлебезне өйрәнеп үсә. Безнең эшләү девизыбыз: “Чисталык һәр җирдә һәрвакыт кирәк!"
К списку новостей