• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Тюлячинский
  • Детские сады
  • муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение- Ленинский детский сад Тюлячинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районы Лесной балалар бакчасы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе

муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - Ленинский детский сад Тюлячинского муниципального района РеспубликиТатарстан

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422082, Республика Татарстан, Тюлячинский район, пос. Лесной, ул. Приозерная, д. 2.
Телефон: 89393346866
E-Mail: islamova-0709@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБДОУ-Ленинский детский сад
Руководитель: Исламова Диляра Мансуровна
Год основания учреждения: 1952
У нас учатся: 6 воспитанников
У нас учат: 1 педагог

Яңалыклар

Соңгы кыңгырау чыңлады.../Прозвенел последний звонок...

Опубликовано: 27.05.2016

Соңгы кыңгырау, соңгы чыңлау. Мәктәпне тәмамлаган шушы көннең кабатланмас хатирәләрен, дулкынландыргыч мизгелләрен кайсыбыз гына кадерләп йөрәк төпкелендә йөртми икән дә, кайсыбыз гына җитәкләп белем дөньясына алып кергән укытучыларын, кыңгыраулы мәктәп елларын сагынып искә алмый икән! Бүген, 25 май конне, районыбыз мәктәпләрендә, сонгы коңгырау чыңлады,  чыгарылыш сыйныф укучыларын олы тормыш юлына озаттык!                                  Фатих Хөсни исемендәге Олы Мәтәскә   урта мәктәбе филиалы  Лесной төп  гомум белем бирү мәктәбен быел 3 укучы тәмамлады.

Шул уңайдан,  барлык укытучыларны, укучыларны һәм аларның әти-әниләрен ЗУР бәйрәм "СОҢГЫ КЫҢГЫРАУ" б-н без, Лесной балалар бакчасы коллективы, чын куңелдән тәбрик итәбез!!! Чыгарылыш сыйныф укучыларына киләчәк юлларында,  ап-ак юллар, уңышлар, бәхет, имтиханнарын  бик яхшы билгеләргә биреп, югары уку йортларына керүләрен телибез! Хәерле юллар сезгә....

Кайчан гына әле күбәләктәй

Ашкынып килдегез мәктәпкә

Җиз кыңгырау дәште сезне һәркөн

Яңалыклар тулы дәрескә.

Үтте бик күп айлар, үтте еллар.

Күз алдында үсеп җиттегез.

Белем үрләренә омтылдыгыз

Бәйгеләрдә бик еш җиңдегез.

Мәктәптә сез канат ныгыттыгыз,

Хәзер инде очып китәсез.

Шатлык, куаныч,изге күңел белән

Каршылагыз һәр көн иртәсен.



К списку новостей