Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - Тюлячинский детский сад № 1 Тюлячинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 422080,РТ, Тюлячинский район, с. Тюлячи, ул. Дальняя, д. 2 |
Телефон: | +7(843)-602-01-28 |
E-Mail: | ds1.tul@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ- Тюлячинский детский сад №1 Тюлячинского муниципального района РТ |
Руководитель: | Давлетшина Алиса Нурисламовна |
Год основания учреждения: | 2007 |
У нас учатся: | 110 |
У нас учат: | 12 |
Новости Детский сад №1
Экскурсия в родник
Опубликовано: 01.11.2024Теләченең беренче номерлы балалар бакчасы балалары чишмәләр белән таныша
Теләче муниципаль районы территориясендә бик күп чишмәләр бар. Шуларның берсе Дуслык урамында урнашкан. Бу чишмә бик күп еллар инде Теләче авылы халкы өчен саф, салкын су чыгынагы булып тора. , “Чишмәләр челтерәсен туган җиремдә» проекты кысаларында зурлар төркеме балаларын,шушы чишмәгә барып барып, аның тарихы белән таныштырдык. Чишмәнең тирә-ягын, су агышын өйрәндек. Балалар белән, табигатьнең матурлыгына сокланап, тирә-юньне тагы да ямьләндерер өчен, пакетларга чуп-чар җыеп, тәртип оештырдык.
Сабыйларга чишмә суының кайдан алынуын, аның ни өчен файдалы булуын һәм чишмәләрне ни өчен сакларга кирәклеген белү кызык булды. Балалар табигатьне саклауның мөһимлеге турында уйлана башладылар. Мондый максатчан сәяхәтләр һәм экскурсияләр оештыру туган якның су чыганакларына һәм табигатенә сакчыл караш тәрбияләргә мөмкинлек бирә, ә матурлыкны күзәтү балаларда фикер йөртүне арттыра, сөйләү теләген уята.
Суга килгән вакытта, чишмәнең тирә-ягындагы чүпләрне дә алгаласак, ул безгә рәхмәтле булыр иде. Су – яшәү чыганагы, дисәк тә, аның кадерен су беткәч кенә белә башлыйбыз!
Су чыганакларына сак карасак иде. Әлегә чишмәләребез бар, Аллага шөкер! Ә кипсәләр?! Нишләрбез? Аллаһ сакласын!
К списку новостей