Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - Тюлячинский детский сад № 1 Тюлячинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 422080,РТ, Тюлячинский район, с. Тюлячи, ул. Дальняя, д. 2 |
Телефон: | +7(843)-602-01-28 |
E-Mail: | ds1.tul@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ- Тюлячинский детский сад №1 Тюлячинского муниципального района РТ |
Руководитель: | Давлетшина Алиса Нурисламовна |
Год основания учреждения: | 2007 |
У нас учатся: | 110 |
У нас учат: | 12 |
Новости Детский сад №1
Сегодня в подготовительной группе прошел осенний праздник.
Опубликовано: 25.10.2024Балалар бакчасында бәйрәм – ул һәрвакыт гаҗәеп могҗизалар, тылсымлы буяулар, балаларның көлүе һәм күңел ачу. Көз күңелсез вакыт диеп саналса да, балалар бу ел фасылына бик шат, шуңа да көз бәйрәме балалар бакчасында иң яраткан бәйрәмнәрнең берсе булып тора.
Безнең Теләченең беренче номерлы балалар бакчасында бәйрәмгә әзерлек алдан ук башланды. Ата-аналар балалары белән бергә "Көзге композиция" темасына яшелчәләрдән төрле әйберләр һәм “Туган як үсемлекләре” темасына гербарий ясадылар. Алар бик кызыклы һәм гаҗәеп матур килеп чыкты.Урыннар билгеләнде,грамоталар һәм бүләкләр тапшырылды. Моның өчен гаиләләргә балалар бакчасы тормышында актив катнашканнары өчен зур рәхмәт!
Кунаклар якты һәм матур, төрле төстәге яфраклар белән бизәлгән залга җыелды. Бәйрәмнәребез бик күңелле узды. Балалар әйлән-бәйлән уйнадылар, көз турында җырлар җырладылар, күңелле уеннар уйнадылар, биеделәр һәм түземсезлек белән "Көз кызының" килүен көттеләр. Ә инде бөтен балаларга көз кызының - тулып пешкән алмалар тутырылган кәрзин бүләк итүе иң күркәм һәм истә калырлык мизгел булды.
Бәйрәмнең максаты балаларның кәефләрен күтәрү, аларга бу бәйрәм аша шатлык бүләк итү, экологик белемнәрен тирәнәйтү, аларны иптәшләре арасында үз-үзләрен тота белергә өйрәтүне дәвам иттерү, дуслык, бердәмлек хисләре, көз бәйрәменә, хезмәткә мәхәббәт хисләре тәрбияләү иде.
Балалар бакчасында үткәрелә торган бәйрәмнәр балаларның яңгыравыклы тавышлары, елмаю-көлүләре, аларның шау-шу килүләре һәм күңел ачулары белән үтә. Бу юлы да чаралар бик күңелле килеп чыкты. Ата-аналар да, балалар да канәгать калды.
К списку новостей