Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - Тюлячинский детский сад № 1 Тюлячинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 422080,РТ, Тюлячинский район, с. Тюлячи, ул. Дальняя, д. 2 |
Телефон: | +7(843)-602-01-28 |
E-Mail: | ds1.tul@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ- Тюлячинский детский сад №1 Тюлячинского муниципального района РТ |
Руководитель: | Давлетшина Алиса Нурисламовна |
Год основания учреждения: | 2007 |
У нас учатся: | 110 |
У нас учат: | 12 |
Новости Детский сад №1
Веселое путешествие/Күңелле сәяхәт
Опубликовано: 13.07.2023“Тарихын белмәгән халыкның, киләчәге була алмый”... Әлеге сүзләрне үсеп килүче буынга кечкенәдән үк күңелләренә сеңдерергә, әби-бабаларыбызның тормыш-көнкүрешен чагылдырган әйберләр белән таныштыру безнең бурычыбыз. Шуларны истә тотып, бүген Теләченең беренче номерлы балалар бакчасына йөрүче балалар белән“Туган авыл” кафесында урнашкан мини музейга юл тоттык...
Безне, аңа нигез салучы эшмәкәр, Рифкат абый шатланып каршы алды һәм озатып йөрде. Музейның ишеген ачып керү белән, халыкыбызның элеккеге авыл көнкүрешен чагылдырган төрле предметлар, эш кораллары безне җәлеп итте. Музейның бай коллекциясендә татар халкының тормышын чагылдырган бик күп кенә әйберләр тупланган. Музей территориясенең бер өлешен иген игү, ашлык сугуны күзалларга ярдәм итүче көлтәләр җыелмасы, борынгы эш кораллары алып тора. Әлеге экспонатлар безгә әби-бабаларыбызның бөтен эшләрне диярлек кул хезмәте белән башкаруларын, аларның авыр хезмәтләрен күзалларга ярдәм итә.
Шушы территориядә урнашкан кечкенә зоопарк балаларда бигрәк тә зур кызыксыну уятты. Алар зоопарктагы хайваннарны күзәттеләр. Шунда безнең игътибарны Аккош күле җәлеп итте. Күлдә гаҗәеп матур, мәһабәт аккошлар, кыр үрдәкләре, кыр казлары йөзеп йөриләр иде. Экскурсия балалар күңелендә бик матур тәэсирләр калдырды
К списку новостей