Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - Тюлячинский детский сад № 1 Тюлячинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 422080,РТ, Тюлячинский район, с. Тюлячи, ул. Дальняя, д. 2 |
Телефон: | +7(843)-602-01-28 |
E-Mail: | ds1.tul@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ- Тюлячинский детский сад №1 Тюлячинского муниципального района РТ |
Руководитель: | Давлетшина Алиса Нурисламовна |
Год основания учреждения: | 2007 |
У нас учатся: | 110 |
У нас учат: | 12 |
Новости Детский сад №1
Итоговое мероприятие II республиканского экологического конкурса сценического творчества среди детей дошкольных образовательных организаций"Через искусство- к зеленой планете".
Опубликовано: 19.12.2022Рус география җәмгыятенең Татарстан Республикасындагы бүлеге, Татарстан Республикасының экология һәм табигый ресурслар Министрлыгының төньяк территориаль идарәсе һәм Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының «Ашыт» тыюлыгы, район мәгариф бүлеге, Теләченең беренче номерлы балалар бакчасы белән берлектә мәктәпкәчә белем бирү оешмалары балалары арасында экологик теманы яктырткан “Сәнгать аша- яшеллек иленә”диеп аталган сәхнә иҗаты әсәрләре буенча икенче тапкыр республикакүләм бәйге игълан ителгән иде. 15 сентябрдән 15 декаберенә кадәр барган бәйгегә 32 видео материал кабул ителде. Жюри билгеләп үткәнчә, Балтач, Саба, Теләче, Кукмара, Мамадыш районнарының балалар бакчаларыннан килгән эшләрдә экологик юнәлештә эш югары дәрәҗәдә алып барылганлыгын күрергә мөмкин. Аларда туган як табигате, аңа сакчыл караш тәрбияләү бурычы беренче урынга куелган. Шунысы сөендерде, куелышларның темалары актуаль, кызыклы, куелган критерийларга туры килде. Иң яхшы авыл һәм район балалар бакчалары арасыннан 1,2,3 урын алучыларны тәбрикләү һәм үзебезнең эш тәҗрибәбез белән таныштыру максатыннан 19 декабрь көнне алар Теләченең беренче номерлы балалар бакчасына җыелды. Чараның беренче өлешендә килгән кунаклар белән фикер алышу, экологик юнәлештә эшләүче бакчалардан килгән тәрбиячеләр тарафыннан тәҗрибә уртаклашу булса, икенче өлешендә бакчаның мәктәпкә әзерлек төркеме балалары “Без урман балалары” дип исемләнгән әкият күрсәтте. Ахырдан бәйгедә катнашкан һәм финалга чыккан җиңүчеләр тәбрикләнде.
К списку новостей