Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - Тюлячинский детский сад № 1 Тюлячинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422080,РТ, Тюлячинский район, с. Тюлячи, ул. Дальняя, д. 2 |
| Телефон: | +7(843)-602-01-28 |
| E-Mail: | Detskiy.sad1@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ- Тюлячинский детский сад №1 Тюлячинского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Давлетшина Алиса Нурисламовна |
| Год основания учреждения: | 2007 |
| У нас учатся: | 102 |
| У нас учат: | 14 |
Новости Детский сад №1
Веселое путешествие/Күңелле сәяхәт
Опубликовано: 23.07.2021Музей в жизни ребенка играет большое значение, он вызывает интерес не только к творчеству и искусству, но и воспитывает нравственно-патриотические чувства, мы взрослые должны приобщать детей к культурному наследию, праздникам, традициям, народно-прикладному искусству, устному народному творчеству, музыкальному фольклору, народным играм нашего народа. Дети должны иметь уважение к нашему прошлому. Ведь когда-то великий российский учёный Михаил Ломоносов в своем научном труде сказал: "Народ, не знающий своего прошлого, не имеет будущего"... В связи с этим мы с детьми подготовительной группы решили посетить мини-музей "Туган авыл". В музее ребят привлекли различные предметы, орудия труда, отражающие быт нашего народа. Ведь в богатой коллекции музея собрано множество предметов, отражающих жизнь татарского народа. Дети с интересом наблюдали за работой водяных и ветряных мельниц. Почти каждый предмет дети рассмотрели, задавали вопросы и слушали об истории возникновения некоторых предметов. Дети были в восторге от посещения музея. Осталось много впечатлений от увиденных экспонатов.
“Тарихын белмәгән халыкның, киләчәге була алмый”. Әлеге сүзләрне үсеп килүче буынга кечкенәдән үк күңелләренә сеңдерергә, әби-бабаларыбызның тормыш-көнкүрешен чагылдырган әйберләр белән таныштыру безнең бурычыбыз. Шуларны истә тотып, мәктәпкәчә әзерлек төркеменә йөрүче балалар белән “Туган авыл” кафесында урнашкан мини музейга юл тоттык.
Безне, аңа нигез салучы эшмәкәр, Рифкат абый шатланып каршы алды һәм озатып йөрде. Музейның ишеген ачып керү белән, халыкыбызның элеккеге авыл көнкүрешен чагылдырган төрле предметлар, эш кораллары безне җәлеп итте. Музейнын бай коллекциясендә татар халкының тормышын чагылдырган бик күп кенә әйберләр тупланган. Балалар су һәм җил тегермәннәренең эшләгәнен игътибар белән кызыксынып күзәттеләр. Музей территориясенең бер өлешен иген игү, ашлык сугуны күзалларга ярдәм итүче көлтәләр җыелмасы, борынгы эш кораллары алып тора. Әлеге экспонатлар безгә әби-бабаларыбызның бөтен эшләрне диярлек кул хезмәте белән башкаруларын, аларның авыр хезмәтләрен күзалларга ярдәм итә.
Аның территориясендә йөргәндә үзеңне әкият геройлары яшәгән авылда кебек хис итәсен: монда Тукайның Су анасы, Шүрәлесе дә, Убырлы карчык та бар.
Шунда безнең игътибарны Аккош күле җәлеп итте. Күлдә гаҗәеп матур, мәһабәт ике аккош белән кыр үрдәкләре һәм кыр казлары йөзеп йөриләр.
Музейга Рифкат абый бакчага йөрүче һәм күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар өчен экскурсия үткәрә, мичтә пешкән коймак белән сыйлап, чәй эчертеп тә җибәрә.
К списку новостей








