• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - Тюлячинский детский сад № 1 Тюлячинского муниципального района Республики Татарстан

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422080,РТ, Тюлячинский район, с. Тюлячи, ул. Дальняя, д. 2
Телефон: +7(843)-602-01-28
E-Mail: ds1.tul@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБДОУ- Тюлячинский детский сад №1 Тюлячинского муниципального района РТ
Руководитель: Давлетшина Алиса Нурисламовна
Год основания учреждения: 2007
У нас учатся: 110
У нас учат: 12

Новости Детский сад №1

Дети сажают огород/Балалар бакча утырта

Опубликовано: 19.05.2020

Үсемлекләр - җир йөзендәге лабораторияләрнең иң серлесе. Табигатьне, андагы яшеллекне, бөтен җан ияләрен туендыручы гаҗәеп «ашханә» ул. Үзебез сулый торган һава өчен дә без үсемлекләргә бурычлы. Алар миллион еллар дәвамында да җир шарын атмосферага төргән. Аннан башка яшәү мөмкин түгел. Элек-электән үк яшәүче һәр кеше укый-яза белмәсә дә, табигатьнең телен яхшы аңлаган, күзәтүләр нигезендә табигать серләренә төшенгән һәм аны куллана алган. Бу белемнәр атадан-балага, буыннан-буынга мирас булып күчеп килгән. Зурлар төркеме балалары кышкы – язгы чорда үсемлекләрнең үсеше белән танышканнар иде инде. Чөнки алар тәрәзә төбендә төрле яшелчә культуралары: суган, бодай, кыяр, помидор үстерделәр. Менә аларны урамга чыгарып утыртыр вакыт та җитте. Балалар тәрбияче апалары белән бергәләп бәрәңге, чөгендер, кишер, сарымсак, суган, бодай, борчак утырттылар . Әлеге бакчадагы уртак эшчәнлек хезмәткә җаваплылыкка өйрәнергә мөмкинлек бирә, хезмәт күнекмәләрен формалаштырырга һәм балалар коллективын берләштерергә ярдәм итә. Һәм, әлбәттә, саф һавадагы хезмәт балаларның сәламәтлеген саклауга һәм ныгытуга ярдәм итә.



К списку новостей