Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - Тюлячинский детский сад № 1 Тюлячинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 422080,РТ, Тюлячинский район, с. Тюлячи, ул. Дальняя, д. 2 |
Телефон: | +7(843)-602-01-28 |
E-Mail: | ds1.tul@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ- Тюлячинский детский сад №1 Тюлячинского муниципального района РТ |
Руководитель: | Давлетшина Алиса Нурисламовна |
Год основания учреждения: | 2007 |
У нас учатся: | 110 |
У нас учат: | 12 |
Новости Детский сад №1
М.Джалиль -среди нас/ М.Җәлил безнең арада
Опубликовано: 17.02.2020
14 февраль көнне Теләченең беренче номерлы балалар бакчасында, татар теле тәрбиячесе Сабирзянова Л.М. герой – шагыйрь Муса Җәлилнең иҗатына багышланган “Муса Җәлил – безнең арада” дигән темага әдәби кичә үткәрде. Әлеге чара барышында балалар шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗатына багышланган презентация карадылар. Балаларга шагыйрь турында кызыклы мәгъүматлар бирелде: аның балачакта зирәк, акыллы, кызыксынучан булуы, мәдрәсәгә йөргән вакытта ук инде иптәшләренә яттан Г.Тукай шигырьләрен сөйләве, оста итеп рәсем ясарга яратуы турында балалар кызыксынып тыңладылар. Муса Җәлилнең үзе теләп туган илне сакларга сугышка китүе, фронтта күрсәткән батырлыклары турында да сөйләнелде. Балалар яттан Муса Җәлилнең “Шакир белән Гали”, “Ишек төбендә” һ.б шигырьләрен укыдылар һәм аның шигырьләренә язылган “Әтәч”, “Чишмә”, “Сәгать” җырларын җырладылар. Ә “Өч ул” шигырен балалар бик теләп сәхнәләштерделәр.
К списку новостей