Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - Тюлячинский детский сад № 1 Тюлячинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 422080,РТ, Тюлячинский район, с. Тюлячи, ул. Дальняя, д. 2 |
Телефон: | +7(843)-602-01-28 |
E-Mail: | ds1.tul@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ- Тюлячинский детский сад №1 Тюлячинского муниципального района РТ |
Руководитель: | Давлетшина Алиса Нурисламовна |
Год основания учреждения: | 2007 |
У нас учатся: | 110 |
У нас учат: | 12 |
Новости Детский сад №1
Экологическое воспитание/ Экологик тәрбия
Опубликовано: 15.06.2021Безнең Теләче районының беренче балалар бакчасында экологик тәрбия бирүгә зур игътибар бирелә. Бакчабызда тәрбияләнүче балаларга тирәнтен җиткерер өчен бакчада эшләүче тәрбиячеләребез экологик тәрбия бирү эшчәнлеген алгы планга куеп эш итәләр. Бүген зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеменә төркеменә йөрүче балалар тәрбиячеләреләре белән бергәлектә табигать почмагына экскурсиягә чыктылар. Экскурсиягә барыр алдыннан балалар белән табигать, урамда, юл аркылы чыкканда, табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләштеләр. Экскурсия вакытында балалар агачлар турындагы белемнәрен ныгыттылар, табигатькә карата сакчыл караш турында сөйләштеләр, агачлар турындагы табышмакларга җаваплар эзләделәр, каен агачы тирәсендә әйлән-бәйлән дә җырладылар. Үсемлекләрдәге, агачлардагы көзге үзгәрешләрне, бөҗәкләрнең кышка әзерләнүләре, көзен кошларның җылы якларга очып китүләре турында кызыксынып тыңладылар, үсеп чыккан гөмбәләрне, кырмыска ояларын күзәттеләр, үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар таба алдылар. Балаларны урманда ташлап калдырылган чүпләр бик борчуга салды. Әлеге темага шөгыльләрдә бик күп сөйләнелгәнлектән, балалар әлеге күреншкә битараф кала алмадылар. Өйдә әти-әниләргә, олылырга һәм кечеләргә болай эшләргә ярамаганлыгын аңлатырга сүз бирделәр. Без дә, кечкенәдән табигатне яратучы бала аны пычратуга юл куймас, экологияне саклар диеп өметләнәбез.
К списку новостей