Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - Тюлячинский детский сад № 1 Тюлячинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 422080,РТ, Тюлячинский район, с. Тюлячи, ул. Дальняя, д. 2 |
Телефон: | +7(843)-602-01-28 |
E-Mail: | ds1.tul@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ- Тюлячинский детский сад №1 Тюлячинского муниципального района РТ |
Руководитель: | Давлетшина Алиса Нурисламовна |
Год основания учреждения: | 2007 |
У нас учатся: | 110 |
У нас учат: | 12 |
Новости Детский сад №1
Продолжаем реализовать республиканский проект "Агрокласс"
Опубликовано: 02.07.2019
Җәй иң рәхәт вакытларның берсе! Бу чорда балаларның кызыксынучанлыгы,белем алу теләкләре тагын да арта. Зур шәһәрләрдә балалар өчен куңел ачу урыннары бик куп,әмма авыл,район җирендә торган балалар өчен андый урыннар юк дәрәҗәсендә.Шуңа күрә дә Теләче районының 1 нче номер балалар бакчасының уртанчылар төркеменә йөрүче балаларының экскурсия булачагын белгәч ничек сөенүләрен күз алдыгызга китерәсездер? Без “Туган авылым” кафесына караган “Аккошлар күле”нә сәяхәткә бардык. Бу экскурсия балаларның хайваннарга, җәнлекләргә, кош-кортларга карата кызыксынучанлыгын арттыру, аларны саклау теләге уяту максаты белән оештырылды. Бу бик мөһим чара,чөнки балалар хайваннарны яратырга өйрәнәләр,алар турында күп мәглүмат алалар,миһербанлык хисләрен арттыралар. Хайваннар белән аралашу балалар психикасына һәрвакыт унай йогынты ясый, киеренкелекне,эмоциональ тотрыксызлыкны киметә һәм тәрбияви чара буларак та бик зур урын алып тора.
Балалар бу очрашуны туземсезлек белән көтеп алдылар. Экскурсияга автобуска утырып бардык,бу исә балалар өчен үзе бер маҗара булды. Алар бик кызыксынып тәрәзәдән карап бардылар,күргән һәрбер нәрсәгә исләре китеп эмоцияләре белән бүлештеләр.
Барып җиткәч балалар хайваннарны күреп бик кызыксындылар, алар белән сөйләштеләр,хәтта үзара исемнәр дә бирделәр, шулай ук, ярамаганлыкны белсәләр дә, аларны тотып карыйсылары, ашатасылары килде. Берсен-берсе бүлдереп “Бу нәрсә?”, “ Ә монысы?” һ.б. сораулар яудырдылар. Бу сәяхәттән соң балалар күңелендэ бик күп позитив кичерешләр калды.
Экскурсия азагында балаларга Г. Тукай әкияләрендәге геройлар белән бизәлгән мини-зоопарк территориясендә бераз узләре теләгәнчә йөрергә рөхсәт бирелде,алар куяннар,пони,кугәрченнәр,павлин һәм аккошлар белән хушлаштып, монда әти-әниләре белән дә киләчәкләрен әйттеләр, бу сәяхэткә чыгулары өчен рәхмәтләрен белдерделәр.
К списку новостей