Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - Тюлячинский детский сад № 1 Тюлячинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 422080,РТ, Тюлячинский район, с. Тюлячи, ул. Дальняя, д. 2 |
Телефон: | +7(843)-602-01-28 |
E-Mail: | ds1.tul@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ- Тюлячинский детский сад №1 Тюлячинского муниципального района РТ |
Руководитель: | Давлетшина Алиса Нурисламовна |
Год основания учреждения: | 2007 |
У нас учатся: | 110 |
У нас учат: | 12 |
Новости Детский сад №1
Теләченең 1 нче номерлы балалар бакчасында тәҗрибә һәм эксперимент үткәрелә
Опубликовано: 27.02.2018Балачак – кеше күңелендә уелып калган һәм аның өзек-өзек булса да хатирәләрен саклый торган бердәнбер матур, самими чор. 2-3 яшьләрдә бала инде ни эшләгәнен, нәрсәгә өйрәткәннәрен яхшы анлый. Шуңа да, без мәктәпкәчә белем бирү тәрбиячеләре, балалар бакчасында һәр шөгыльне кызыклы һәм мавыктыргыч үткәрергә тырышабыз. Төрледән-төрле яңа алымнар кулланып, балаларда һәр кул эшенә кызыксыну уятырга тырышабыз. Сабыйларга аеруча, алар белән бергә, һәр элементны әйтеп-аңлатып, үз күзләре белән күреп, тотып карап эшләү ошый. Мәсәлән, без быел чыршы агачына боздан уенчыклар ясау эше үткәрдек. Аеруча яңа ел бәйрәмнәре алдыннан, чыршыга бер дигән бизәү чарасы булып тора ул. Теләченең беренче номерлы балалар бакчасының, беренче кечкенәләр төркеменә йөрүче балалар белән без, иң элек суны төрле төсләргә буяп, кечкенә савытларда салкында катырдык. Һәркайсының эченә, агачка элеп куеп булсын өчен, җеп тә салып калдырдык. Бакчадан кайтып киткәндә бозларны урамга туңдырырга чыгарсак, иртән килешебезгә алар инде боз-уенчыкларга әйләнгән иде. Без пыяла-уенчыклар белән, балалар бакчасында үскән агачларны бизәдек. Алар нәкъ менә матур, төсле пыялаларны хәтерләтә. Иң мөһиме алар яз җиткәнче ватылмый һәм эреми. Бакчага килгән әти-әниләрнең дә күзләрен иркәләп, бакча тирә-юнен бизәп тора. Шөгыльләрдән алган белемнәрен, үз куллары белән ясаган тәҗрибәне, экскурсиягә чыккач ныгытабыз. Чөнки бала табигать белән таныша, күзәтүчәнлек тәрбияли, гадәти әйберләрдә төрле яңалыклар күрергә, әйләнә – тирәнең матурлыгын тоярга, уйланырга – эзләнергә өйрәтә.
К списку новостей