• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - Тюлячинский детский сад № 1 Тюлячинского муниципального района Республики Татарстан

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422080,РТ, Тюлячинский район, с. Тюлячи, ул. Дальняя, д. 2
Телефон: +7(843)-602-01-28
E-Mail: ds1.tul@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБДОУ- Тюлячинский детский сад №1 Тюлячинского муниципального района РТ
Руководитель: Давлетшина Алиса Нурисламовна
Год основания учреждения: 2007
У нас учатся: 110
У нас учат: 12

Новости Детский сад №1

Теләченең беренче номерлы балалар бакчасында "Иң кайгыртучы әни" бәйге игълан ителде

Опубликовано: 15.11.2017

Балалар бакчасы үз эшен еллык план нигезендә алып барылган чаралардан тыш,анда  өстәмә белем бирү буенча да зур эш алып барыла.Әйтик,безнең беренче номерлы балалар бакчасында эшләүче тәрбиячеләр лего- конструкторлар ярдәмендә балаларның кызыксынучанлыгын арттыру өстендә дә, яшьтән балаларда авыл хуҗалыгы тармагына мәхәббәт уяту буенча өстәмә эшләр алып баралар. Санап үткән яңа юнәлешләр белән беррәттән балалар бакчасында тагын бер бик  актуаль юнәлеш булып, юл йөрү кагыйдәләрен бала күңеленә  сабый чактан төшендерү тора. Республикада , ТР юл хәрәкәте иминлеге фәнни һәм гомүми белем бирү программаларын финанслау дирекциясе тарафыннан да зур игътибар  күрсәтелә. Ләкин шунысы кызганыч,күпме генә тырышсак та юллардагы юл – транспорт һәләкатләренә юлыгучылар саны кимеми. Ә алар арасында сабыйларның,яшүсмерләрнең дә аз булмавы,тагын да аяныч. Шуны истә тотып, без бу юнәлештә тагын да тырышыбрак эшләргә, юл куркынычсызлыгы кагыйдәләрен балаларга тирәнтен өйрәтергә дигән максат куеп, зурлар төркемендә шушы юнәлештә максатчан эш алып баруны башлап җибәрдек. Иң беренче әти – әниләребез белән эшне көчәйттек. Юл йөрү  кагыйдәләрен бала белән ата – ана бергә өйрәнгәндә нәтиҗәсе яхшырак була.Чөнки  бала күбрәк юлда әти – әнисе белән йөри.  Шуны истә тотып без экскурсияләргә барганда әти – әниләребезне дә чакырып, юл буенда тезелгән юл билгеләрен  бергәләп барлап чыктык. Бергәләп дидактик уеннар , юл билгеләрен ясадык . Ә көз ноябрь аена аяк басып, көннәр тиз караңгылана башлагач, бакча эчендә “ иң кайгыртучы әни “ дип исемләнгән бәйге игълан иттек. Бәйге шартлары буенча һәр бала әти – әнисе булышлыгы белән яктылыкны кире кайтара торган элементлардан үзенчәлекле аксессуар булдырырга тиеш.Ә киләчәктә исә, бәлки, үзебезнең балалар бакчасы өчен махсус эшләнгән, яктылыкны кире  кайтару эмблемасын да булдырырбыз. Әлбәттә, әлегедәй бәйгеләр,акцияләр, айлыклар үткәрү балаларның юлларда транспорт катнашында имгәнүләрен булдырмый калуда булышлык итсә,безнең эшебез нәтиҗәле , куйган максатларыбыз берникадәр дәрәҗәдә  ирешелгән булыр иде.



К списку новостей