Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - Тюлячинский детский сад № 1 Тюлячинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 422080,РТ, Тюлячинский район, с. Тюлячи, ул. Дальняя, д. 2 |
Телефон: | +7(843)-602-01-28 |
E-Mail: | ds1.tul@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ- Тюлячинский детский сад №1 Тюлячинского муниципального района РТ |
Руководитель: | Давлетшина Алиса Нурисламовна |
Год основания учреждения: | 2007 |
У нас учатся: | 110 |
У нас учат: | 12 |
Новости Детский сад №1
КОТЛЫЙБЫЗ!
Опубликовано: 12.10.2017Бакчабыздагы hәр бала тавышы
Сезнең өчен шундый якындыр.
Балаларны уйлап яну,күңелегездә
Очкын түгел,ялкындыр.
Тәрбияче-бакчабызның көзгесе ул,ә балалар-төшкән шәүләсе.Шул шәүләне тузаннардан саклап,ничек авыр кеше итәсе...Әлеге уйлар,Венера Кәниф кызы Фәсхетдинованың күңелендә ничә кат яңарды икән?
Тәрбияче-hөнәр генә түгел,ул балачактан бөреләнеп килгән теләк,Ходайдан бирелгән талант.Балалар белән уртак тел таба белү,аларны кызыксындыра алу җиңел түгел,күпме белем,көч вә сабырлык,түземлелек сорала.Әлеге сыйфатлар Венера Кәниф кызына балачактан салынган.
Теләченең 1 нче номерлы балалар бакчасында тәрбияче булып эшләгән дәвердә,коллективның алыштыргысыз йөзек кашы,бөтенебез өчен үрнәк тәрбияче Венера Канифовнаның hәр көне, hәр минуты исәпләнгән,уйланылган.Ул балаларга,аң-белем бирү өстендә бик күп көч,тырышлык куеп,алар өчен борчылып,уңышларына сөенеп эшли белде.Венера Канифовна кебек зыялы остаз янында,коллективыбыздагы яшьләребез үрнәк алып,киңәш сорап мөрәҗәгать итте.
Мөләем,сизгер,кешелекле,зирәк,гадел,ярдәмчел-бу сыйфатлар Венера Канифовнага багышланган.Әлеге асыл сыйфатларны ул шушы дистә еллар дәверендә балаларда да тәрбияләп килде.Бәхетле балачак тудырып,аларның тормышына алсу төсмерләр өстәп,бәхет чаткылары булдырып,күркәм итеп эшли белде.
Венера Канифовна hәрдаим семинарларда докладлары белән чыгыш ясады,ачык шөгыльләр күрсәтте,hәрчак район буенча алдынгы урыннарны яулап килде.Һәм шуның белән бәхетле була белде.
Бәхет бит ул чәчәк кебек.Бер дә юктан гына барлыкка килми.Аны тәрбияләп үстерергә,наз hәм көч түгәргә,сабыр булырга кирәк.Венера Канифовна үзе әйтмешли,шуннан соң гына ул чәчәк ата.Бәхет чәчәге кеше гомерен бизәүче,шәхесен,үткәнен,бүгенгесен,киләчәген билгели торган чәчәк.
Бүгенге бәхетле көннәреңне җиткерер өчен,шул бәхет чәчәге таҗларын күңелеңә матур,якты, “мин бәхетле”дип яңгыратырлык итеп җәйсен өчен узган.
Узган ул,үткән-аны үзгәртеп булмый,ә менә киләчәккә өметләр баглап,планнар корып,ниятләр ниятләп була.Шуңа да без Венера Канифовна Сезгә туган көнегездә киләчәгегезнең бүгенгедән дә матуррак,бүгенгедән дә бәхетлерәк булуын телибез.
55 ел узып киткән
Сизми-сизелми генә.
Тормыш юлын сезнең кебек
Матур үтәр кем генә.
Сез бәхетле,гаиләгез тигез,
Инсафлы балаларыгыз.
Кылган гаммәлләрегез белән
Кабатлыйлар аналарын.
Акыллы да сабыр да сез
Тыйнак hәм итагатьле
Гомерегез буйларына
Сау-сәламәт,
Булсагыз иде чиксез бәхетле.
К списку новостей