• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - Тюлячинский детский сад № 1 Тюлячинского муниципального района Республики Татарстан

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422080,РТ, Тюлячинский район, с. Тюлячи, ул. Дальняя, д. 2
Телефон: +7(843)-602-01-28
E-Mail: ds1.tul@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБДОУ- Тюлячинский детский сад №1 Тюлячинского муниципального района РТ
Руководитель: Давлетшина Алиса Нурисламовна
Год основания учреждения: 2007
У нас учатся: 110
У нас учат: 12

Новости Детский сад №1

26 август көнне район үзәк ял паркында райондашларыбыз Республика көнен билгеләп узды.

Опубликовано: 27.08.2017

26 август көнне Теләчебезнең ял паркында Республика көне билгеләнеп үтелде.

Без,Теләченең 1нче номерлы балалар бакчасы тәрбиячеләре дә бу чарадан читтә калмадык. Бакчабызда тәрбияләнүче балаларыбызның, әти-әниләрнең, тәрбиячеләрнең төрле конкурсларда җиңү яулаган кул эшләреннән күргәзмә оештырдык.

Шулай ук,бәйрәмгә килгән балалар өчен төрле ташларга рәсем ясау буенча мастер - класс күрсәттек. Бәйрәм барышында мәктәпкәчә яшьтәге балалардан алып,югары сыйныф укучылары,әти-әниләр,килгән кунаклар үз фантазияләрен эшкә җигеп,бик теләп,кызыксынып ташларга рәсемнәр төшерделәр. Рәсемнәр арасында  елмайган кояш,чәчәк тоткан бәхетле балалар,салават күперен тасвирлаучылар күп иде.

Без тәрбиячеләр,балаларыбыз белән дә,аларның әти-әниләре белән дә тыгыз элемтәдә торып эшләргә тырышабыз. Әлеге гомумхалык бәйрәмен тагын да күтәренке кәеф белән үткәрүдә алар да үз көчләрен куйды. Бәйрәмгә әниләребезнең үз куллары белән чиккән кулъяулык-сөлгеләр,камырдан ясалган татар халык ашларының кечкенә макетларлары,үз куллары белән төрле милләт вәкилләре итеп киендергән курчаклардан күргәзмә ямь өстәде.

Бакчабызда тәрбияләнүче Ринас Рахматуллин шигырь юллары аша бәйрәмгә килгән барлык райондашларга төрле милләт вәкилләренең дус-тату булып яшәвен теләде.

Чыннан да,безнең максатыбыз бердәм булып яшәү. Без тәрбиячеләр үз чиратыбызда,үзебездән сон килгән буынны лаеклы,ватанпәрвәр шәхес итеп тәрбиялибез икән,Республикабызда hәрвакыт тынычлык,иминлек,күтәренке кәеф хөкем сөрәчәк.



К списку новостей