Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение- Баландышская основная общеобразовательная школа Тюлячинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - Баландыш төп гомуми белем бирү мәктәбе
Визитная карточка
Адрес: | 422098,РТ,Тюлячинский район, с. Баландыш, ул. Гагарина, д. 17 |
Телефон: | +7(843)-605-56-21 |
E-Mail: | balandesh@mail.ru,SBaland.Tul@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ- Баландышская ООШ Тюлячинского района РТ |
Руководитель: | Хузин Юсуп Рашидович |
Год основания учреждения: | 1927 |
У нас учатся: | 37 учащихся и 17 воспитанников |
У нас учат: | Учителей-14, воспитателей - 2 |
Новости школы Баландыш
II Бөтенроссия татар авылларын һәм төбәкләрдәге татар тарихын өйрәнүчеләр җыены
Опубликовано: 10.04.2018Агымдагы елның 3 нче-4 нче апрель көннәрендә Казан шәһәрендә ТАССРның 100-еллыгына әзерлек кысаларында танылган галимнәр, төбәк тарихын өйрәнүчеләр һәм җәмәгать эшлеклеләре инициативасы белән Бөтендөнья татар конгрессы, “Татарстан Республикасының татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте” Төбәк иҗтимагый оешмасы һәм “Гомумтатар төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте” ярдәмендә II Бөтенроссия татар авылларын һәм төбәкләрдәге татар тарихын өйрәнүчеләр җыены булып узды.
Әлеге җыенның максаты: табигый-географик, архитектура-сәнәгать һәм татар халкының тарихи-мәдәни мирасын куллану, өйрәнү һәм саклау, шулай ук Татарстанның һәм Идел-Урал, Себер, Кырым һәм башка Евразия территориясендә урнашкан татар авылларының, барлык торак пунктларының тарихын язу, татар авылларының үсеш перспективаларын билгеләүдә, милли йолаларны, гореф-гадәтләрне һәм рухи кыйммәтләрне саклау һәм үстерү, шулай ук барлык татар милләте вәкилләрен берләштерү, милли үзаңны тәрбияләү.
Форум эшендә Татарстан Республиканың барлык районнары һәм шәһәрләреннән, Россия Федерациясенең 35 төбәгеннән 374 вәкил, шул исәптән Баландыш төп мәктәбе директоры Хузин Й.Р. та әлеге җыенда катнашты.
К списку новостей