Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - Аланский детский сад Тюлячинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 422085, Республика Татарстан, Тюлячинский район, д. Алан, ул. Школьная, д. 1 |
Телефон: | 89372915515 |
E-Mail: | rozochka.salixova@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ «Аланский детский сад Тюлячинского муниципального района РТ» |
Руководитель: | Салихова Роза Габделхамитовна |
Год основания учреждения: | 1977 |
У нас учатся: | 15 |
У нас учат: | 2 педагога |
Новости Аланский детсад
Судагы куркынычсызлык /Безопасность на воде
Опубликовано: 15.06.2017Бүген балалар белән “ Судагы куркынычсызлык кагыйдәләре ” дигән темага тәрбияче әңгәмә үткәрде. Балалар презентация карадылар, көндәлек тормыштан үрнәкләр китерделәр.
Саф һава, кояш, су! Җәй көне елга буенда ял итүдән дә рәхәтрәк нәрсә бар микән?! Бу бит әле организмны чыныктыру өчен менә дигән мөмкинлек тә. Ләкин, кызганыч, ел саен сулыкларда ничәмә-ничә кешенең гомере өзелә. Шуңа күрә, су коенганда үтәргә тиешле куркынычсызлык кагыйдәләрен белеп тору беркемгә дә комачауламый. Яхшы йөзә белү әле ул син һәрьяклап сакланган дигән сүз түгел. Суга керер алдыннан өлкәннәр балаларны куркынычсызлык кагыйдәләре белән таныштырырга, нәрсә эшләргә ярамавын аңлатырга тиеш. Баланы суга кертеп җибәргәнче, бик әйбәтләп суның төбен тикшерегез. Кинәт төшеп китә торган уйсу урыннар юкмы, асты тигез һәм комлымы? Таныш булмаган урында суга сикерергә ярамый. Су астындагы ботак, таш кисәге һәм башка әйберләргә бәрелеп имгәнү куркынычы зур”.
СУДА КУРКЫНЫЧСЫЗЛЫК КАГЫЙДӘЛӘРЕ:
– Йөзү өчен махсус җиһазланган урыннарда гына коеныгыз.
– Таныш булмаган урыннарда чуммагыз.
– Еракка йөзеп кермәгез.
– Суда уйнаганда бер-берегезнең кул-аякларына ябышмагыз.
– Йөзә белмәүчеләр 1 метр 20 сантиметрдан да тирән булмаган, махсус җиһазланган урыннарда гына йөзсен.
БАТКАН КЕШЕГӘ БЕРЕНЧЕ ЯРДӘМ КҮРСӘТҮ:
- Йөзе белән аска каратып яткырырга.
- Авыз куышлыгын чистартырга.
- Тел төбенә басарга.
- Укшыса яки йөткерсә, эченнән су чыгып беткәнче тел төбенә әкрен генә басуны дәвам итәргә.
- Укшу рефлексы һәм йөрәк тибеше булмаса, аркасына яткызырга һәм ясалма сулыш алдырырга, йөрәгенә массаж ясарга. Сулый башлагач, йөзе белән аска борып салырга һәм гадәттәгечә ярдәм күрсәтергә.
- “Ашыгыч ярдәм” чакыртырга.
Бүген балалар белән “ Судагы куркынычсызлык кагыйдәләре ” дигән темага тәрбияче әңгәмә үткәрде. Балалар презентация карадылар, көндәлек тормыштан үрнәкләр китерделәр.
Безопасность детей на воде целиком и полностью зависит от их родителей. Даже несмотря на гладкую и относительно спокойную поверхность, дно водоёмов может быть неровным, илистым, в отдельных местах встречаются сильные течения и водовороты. Поэтому первое правило, которое обязательно соблюдать всем без исключения любителям активного отдыха на берегу моря, к примеру, реки или озера, звучит так: купаться можно только в отведённых для таких целей местах.Взрослые обязаны не допускать купание детей в неустановленных местах, шалостей на воде, плавания на неприспособленных для этого средствах и других нарушений правил безопасности на воде.
Сегодня воспитатель напомнила детям о необходимости соблюдения правил поведения и мер безопасности при нахождении на водных объектах в летний сезон. Воспитанники были предупреждены о недопустимости нахождения на воде без сопровождения взрослых.
К списку новостей