• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Тукаевский
  • Школы
  • МБОУ «Тлянче-Тамакская средняя общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Н.Х. Шарипова» Тукаевского муниципального района РТ//Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы "Советлар Союзы Герое Н.Х Шарипов исемендәге Теләнче Тамак урта гомуми белем биру мәктәбе"гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе

МБОУ «Тлянче-Тамакская средняя общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Н.Х. Шарипова» Тукаевского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы "Советлар Союзы Герое Н.Х.Шарипов исемендәге Теләнче Тамак урта гомуми белем биру мәктәбе"гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423874, Республика Татарстан, Тукаевский район, с. Тлянче-Тамак, ул. Татарстан, д. 6
Телефон: +7(855)-279-72-79
E-Mail: Sttam.Tuk@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Тлянче-Тамакская СОШ" Тукаевского муниципального района Республики Татарстан
Руководитель: Исхакова Лилия Дилбаровна
Год основания учреждения: 1976
У нас учатся: 165
У нас учат: 19 учителей (из них 1 совместитель)

Новости Тлянче-Тамакской СОШ

“Зәңгәр ягулык җылысы” бәйгесендә җиңүчеләр

Опубликовано: 17.11.2014

“Гаилә һәм мәктәп” журналы белән “Газпром трансгаз Казан” ҖЧҖенең уртак проекты булган“Зәңгәр ягулык җылысы” бәйгесендә безнең мәктәпнең 2нче сыйныф укучысы Хәлил Борһанов II дәрәҗә дипломга лаек булды. Бу бәйге быел беренче тапкыр үтте һәм ул шактый гына укучылар арасында зур кызыксыну уятты. Республикабызның 12 районыннан һәм Киров өлкәсеннән конкурс сорауларына эчтәлекле җаваплар, шигырьләр, әйтемнәр, балаларның үз куллары белән ясалган рәсемнәрен килгән Өч айдан артык барган бәйгенең нәтиҗәләре журналның октябрь санында (2014 ел, №10) басылды.
Ә сишәмбе, 11 ноябрь көнне бәйгедә катнашып, җиңү яулаган укучыларыбыз, мөгаллимнәре, тәрбиячеләре белән бергә, “Газпром трансгаз Казан” оешмасында кунакта булдылар. Биредә республикабызның төрле почмакларыннан килгән укучыларны бик җылы каршыладылар. Төшке аштан соң экспонатларга бик бай, зур тарихны үз эченә алган музейны кызыксынып карадылар. Бигрәк тә аларны идән уртасында зур, матур итеп ясалган карта кызыксындырды. Һәркем үз районын табып (димәк анда газ яна!), шунда басты. Киләсе елга үзенең 60 еллык юбилеен билгеләп үтәчәк “Газпром трансгаз Казан” җәмгыятенең бай тарихлы үткәне дә, яңа технологияләр белән баетылган бүгенгесе дә ачык чагыла иде музейда.
Очрашуның тантаналы өлеше дә музейда үтте. “Газпром трансгаз Казан” җәмгыяте генераль директоры урынбасары Марат Әхмәтҗанов җиңүчеләргә I, II, III дәрәҗә Дипломнар, кыйммәтле бүләкләр һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.
Җәмәгатьчелек белән элемтәләр бүлеге җитәкчесе Гүзәлия ханым Минкина, “Гаилә һәм мәктәп” журналының баш мөхәррире Гөлүсә ханым Закирова укучыларга, мөгаллимнәргә уңышлар теләп, киләчәктә дә бәйгеләрдә актив катнашып, газ сәнәгате өлкәсе белән дуслыкны тагы да ныгытырга чакырдылар.



К списку новостей