МБОУ «Тлянче-Тамакская средняя общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Н.Х. Шарипова» Тукаевского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы "Советлар Союзы Герое Н.Х.Шарипов исемендәге Теләнче Тамак урта гомуми белем биру мәктәбе"гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423874, Республика Татарстан, Тукаевский район, с. Тлянче-Тамак, ул. Татарстан, д. 6 |
Телефон: | +7(855)-279-72-79 |
E-Mail: | Sttam.Tuk@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Тлянче-Тамакская СОШ" Тукаевского муниципального района Республики Татарстан |
Руководитель: | Хамидуллина Айгуль Радиковна |
Год основания учреждения: | 1976 |
У нас учатся: | 152 |
У нас учат: | 16 учителей |
Новости Тлянче-Тамакской СОШ
район семинары
Опубликовано: 10.10.201210 октябрь көнне мәктәбебездә башлангыч сыйныф укытучыларының “Дәрестә Һәм дәрестән тыш чараларда экологик тәрбия” дигән темага район семинары үтте. Аның эшендә төрле мәктәпләрдән җыелган укытучылар, информацион – методик үзәкнең башлангыч сыйныфлар методисты Әлфия Робертовна катнашты. Кунаклар 3 нче сыйныфта әдәби укудан башлангыч сыйныфлар укытучысы Тәкыя Шакурова үткәргән көз темасы буенча гомумиләштерү дәресе, Энҗе Гимазетдинова үткәргән музыка һәм рәсемнән интеграль дәрес һәм 2, 3 , 4 сыйныф укучылары катнашында ” Көз ул-муллык” дигән бәйрәм кичәсе карадылар. Соңыннан укытучылар үткәрелгән дәресләр һәм класстан тыш чара буенча фикер алыштылар, уку дәресендә матур әдәбиятка, туган телне үстерүгә зур әһәмият бирелүе, җыр дәресләрендә балаларга әхлак һәм зәвык тәрбиясе бирелү, татар халкының гореф – гадәтләрен чагылдыруны билгеләп үттеләр. Класстан тыш чарада балаларның сәхнә осталыгы, сәнгатьле сөйләү күнекмәләре ачык күренде. Семинар уңышлы үтте.
К списку новостей