МБОУ «Тлянче-Тамакская средняя общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Н.Х. Шарипова» Тукаевского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы "Советлар Союзы Герое Н.Х.Шарипов исемендәге Теләнче Тамак урта гомуми белем биру мәктәбе"гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423874, Республика Татарстан, Тукаевский район, с. Тлянче-Тамак, ул. Татарстан, д. 6 |
Телефон: | +7(855)-279-72-79 |
E-Mail: | Sttam.Tuk@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Тлянче-Тамакская СОШ" Тукаевского муниципального района Республики Татарстан |
Руководитель: | Хамидуллина Айгуль Радиковна |
Год основания учреждения: | 1976 |
У нас учатся: | 152 |
У нас учат: | 16 учителей |
Новости Тлянче-Тамакской СОШ
Өлкән укытучылар кунакта.
Опубликовано: 05.10.2012Укытучылар көне уңаеннан мәктәбебездә төрле елларда эшләп лаеклы ялга чыккан 21 хезмәт ветеранын хөрмәтләү кичәсе үтте. Бәйрәмне җылы котлау һәм рәхмәт хисләре белән Теләнче Тамак авыл җирлеге башлыгы Р.Ш.Назметдинов ачып җибәрде. Ул өлкәннәребезгә сәламәтлек, бәхетле тыныч картлык теләде. Соңыннан 5 сыйныф укучылары әдәби – музыкаль кичә күрсәттеләр. Шулай ук укытучылар коллективы да бик матур концерт программасы әзерләгән иде. Хезмәттәшләребез Рәсилә Шарафутдинова, Зилә Гайнетдинова, һәм кызлар ансамбле башкарган җырларны, Рүзилә Яхинаның башкорт халык биюен, Гөлсинә Арсланованың тирән эчтәлекле шигырьләрен ветераннар бик яратып кабул иттеләр, алкышларга күмделәр. Концертны педагог – оештыручы Энҗе Гимазетдинова алып барды. Өлкәннәребез мул табын артында рәхәтләнеп сөйләшеп, хәтирәләр яңартып, үзләре дә уеннарда катнашып ял иттеләр, бер – берсе белән аралаштылар. Бәйрәм соңында мәктәп директоры Лилия Дилбаровна Исхакова үзенең изге теләкләрен җиткерде, хезмәтләре өчен рәхмәт әйтте.
К списку новостей