МБОУ «Тлянче-Тамакская средняя общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Н.Х. Шарипова» Тукаевского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы "Советлар Союзы Герое Н.Х.Шарипов исемендәге Теләнче Тамак урта гомуми белем биру мәктәбе"гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423874, Республика Татарстан, Тукаевский район, с. Тлянче-Тамак, ул. Татарстан, д. 6 |
Телефон: | +7(855)-279-72-79 |
E-Mail: | Sttam.Tuk@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Тлянче-Тамакская СОШ" Тукаевского муниципального района Республики Татарстан |
Руководитель: | Хамидуллина Айгуль Радиковна |
Год основания учреждения: | 1976 |
У нас учатся: | 152 |
У нас учат: | 16 учителей |
МБОУ «Тлянче-Тамакская средняя общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Н.Х. Шарипова» Тукаевского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы "Советлар Союзы Герое Н.Х.Шарипов исемендәге Теләнче Тамак урта гомуми белем биру мәктәбе"гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 106 107 108 ( 109 ) 110 >>
-
Выпускной в 11-ом и 9-ом классах 24.06.2016
Школа точно позади, аттестат получен,
И поздравить вас сейчас нам удобный случай!
Поздравляем с выпускным, и с последним вальсом,
И никто теперь для вас в школе не начальство!
Просто выросли уже и пора прощаться,
Так не хочется сейчас с вами расставаться,
Но желаем вам пути ровного, прямого,
Чтобы жизнь учила вас ласково, не строго!
Чтобы был всегда успех, и диплом, работа,
И ценили вас всегда, и любил бы кто-то,
Чтобы радости в сердцах было очень много,
Точно к счастью привела та, своя дорога! -
Чисталык һәм спорт көне 23.06.2016
Бүгенге көнебез чисталык һәм сәламәт яшәү рәвешенә багышланды. Иртәнге аштан соң вожатый апаларыбыз Гөлнара Миннебаевна һәм Ләйсән Флеровна "Чисталык - сәламәтлек нигезе" дигән темага әңгәмә үткәрделәр. Җәйге чорда чисталыкны саклау бигрәк тә кирәк, ул сәламәтлекнең башы. Соңыннан мәктәп территориясен, үзебезнең уен мәйданчыгын җыештырдык. Төшке аштан соң "Күңелле стартлар" уены оештырдык. Спортинструктор Әлфис Әхнәфович төрле ярышлар оештырып безнең җитезлегебезне сынады. Көнебез кызыклы һәм файдалы үтте.
-
Хәтер Һәм кайгы көне 22.06.2016
Бүгенге көнебез Советлар Союзы Герое, якташыбыз Нурми Шәрипов истәлегенә салынган һәйкәлгә чәчәкләр куюдан башланды. Соңыннан мәктәбебезгә өлкәннәр йортында тәрбияләнүче әби- бабайлар кунакка килде. Без алар белән бергәләп мәктәп музеена экскурсия ясадык, аларны Нурми Шәриповның сугышчан юлы белән таныштырдык. Хәтер көне уңаеннан зур митинг авыл клубы ишегалдында куелган һәйкәл янында уздырылды. Без сугыш кырында һәлак булган авылдашларыбызны бер минутлык тынлык белән искә алдык, аларның батырлыгына сокландык. Бүгенге кояшлы тыныч күгебез өчен без аларга мәңге рәхмәтле һәм бурычлы.
-
Чәчәк бәйрәме 21.06.2016
Бүгенге көнебез чәчәкләргә багышланды. Мәктәп коридоры гөлбакчага охшап калды - бакча чәчәкләре, кыр чәчәкләре, кулдан эшләнгән чәчәкләр күз явын алырлык иде. Айзат үзе кадәр пион букеты алып килгән, ә Рүзәл, Андрей, Ралина бик матур кыр чәчәкләре җыйганнар. Балалар үзләренең букетларын яклауга да бик нык әзерләнгәннәр. Ралина ромашкалар турында сәнгатьле итеп шигырь сөйләде. Азалия белән Адилә чәчәкләр биюе башкардылар, Рүзәл, Наилә җыр башкардылар, Данил, Әмир, Азалия чәчәкләр әлифбасы ясаганнар. Соңыннан чәчәкләрнең дәвалау үзлекләре турында әңгәмә үткәрдек. Төшке аштан соң саф һавада хәрәкәтле уеннар уйнадык.
-
Коткаручылар көне 20.06.2016
Ялдан соң зур көч җыеп тагын лагерьга килдек. Бездә бүген коткаручылар көне. Без бүген иң куркыныч һәм кирәкле булган һөнәрләрнең берсе - янгынчылар һөнәре белән танышабыз. Иртәнге тәмле аштан соң вожатый апаларыбыз Гөлнара Миннебаевна һәм Ләйсән Флеровна кояш нурларыннан саклану чаралары турында сәламәтлек сәгате үткәрделәр, һөнәрләр турында бик кызыклы сөйләшү оештырдык. Һәркем үзенең хыялы белән уртаклашты. Арабызда янгынчылар һөнәрен сайларга теләүчеләр дә бар икән. Шушы һөнәр белән якыннан танышу өчен без авылыбызда урнашкан янгынчылар ДПО сына экскурсиягә бардык. Безне Тәлгать абый янгын сүндерү машинасындагы җиһазларның эшләү тәртибе, үзләренең махсус киемнәре белән таныштырды. Янгын сүндерү һөнәрен сайлаучыларга җитез, авырлыклар алдында куркып калмаска кирәклеген әйтте. Без ул киемнәрне үзебез дә киеп, машиналарына утырып карадык,беркайчан да шырпы, тиз янып китүче әйберләрләр белән уйнамаска сүз бирдек. Төшке аштан соң ике командага бүленеп "Күңелле стартлар " уены оештырдык. Көнебез файдалы һәм кызыклы үтте.
-
Безнең бурычларыбыз һәм хокукларыбыз. 18.06.2016
Бүгенге көнебез аеруча эшлекле һәм файдалы үтте. Иртәнге аштан соң вожатый апаларыбыз безнең бурычларыбыз, хокукларыбыз турында бик кызыклы әңгәмә үткәрделәр, законнар белән таныштырдылар. Соңыннан без авылыбызның "Фәйзрахман" мәчетенә экскурсиягә бардык. Голнур абыстай безне мәчеткә нигез салучылар белән, әхлакый законнар белән таныштырды, Корьән сурәләре укып, аларның тәрҗемәләрен өйрәтте. Үзебезнең балалар арасында да бик оста Корьән аятьләре әйтүчеләр булды. Хәлил, Ралина, Адилә, Гаяс бик күп догалар өйрәнгәннәр. Төшке аштан соң юл кагыйдәләренә багышланган чарада авыл һәм шәһәр урамында йөрү кагыйдәләрен искә төшердек, куркынычсызлык кагыйдәләренә багышланган рәсем конкурсы үткәрдек, буклетлар ясадык. Алсу, Гөлназ, Рүзәл, Саматның буклетлары бик эчтәлекле дип табылды. Соңыннан күңелле эстафета үткәрдек. Көнебез бик файдалы һәм кызыклы үтте.
-
Сәламәтлек көне 17.06.2016
Бүген бездә сәламәтлек көне. Без аны табигать кочагында, авылыбызның Кызылъяр чишмәсе буенда үткәрергә булдык. Зарядка ясап, иртәнге ашны ашаганнан соң юлга кузгалдык. Повар апаларыбыз тәмле уха пешергән арада, без төрле уеннар уйнадык, малайлар балык тотты, ә вожатый апаларыбыз кызлар белән дару үләннәре җыйдылар. Иң оста балык тотучыларны да билгеләдек: Рүзәл, Тимур, Илназ, Айзатларга тиңнәр табылмады. Ә уха "телләрне йотмалы" тәмле булды. Әлеге походтан без зур көч алып, рәхәтләнеп ял итеп кайттык. Көннең икенче яртысын да спорт уеннары уйнап үткәрдек.
-
Балачак уеннары 16.06.2016
"Каенкай" лагеренда бүген яраткан уенчыкларыбыз көне, шуңа күрә барыбыз да үзебезнең иң яраткан уенчыкларыбызны алып килдек. Кемдер курчак, аю баласы, кемдер йомшак куян, ә малайлар машина, робот кебек уенчыклар алып килгән иделәр. Шахмат - шашка түгәрәгендә шөгыльләнгәннән соң,үзебезнең уенчыкларыбыз белән иптәшләребезне таныштырдык, ни өчен яратуыбыз турында сөйләдек. Соңыннан уенчыкларыбыз белән төрле уеннар уйнадык. Авыл клубында "Богатырша" мультфильмын карарга да өлгердек. Тәмле төшке аштан соң "Эрудит" дип аталган интеллектуаль уенда катнаштык. Уенда "Белый тигр" һәм "Непобедимые" командалары төрле сорауларга җавап эзләдек. Нәтиҗәдә иң күп очко җыеп "Непобедимые" командасы җиңүче булды. Командалар татлы призлар алды. Көнебез саф һавада хәрәкәтле уеннар белән дәвам итте.
-
Матурлык көне 15.06.2016
Бүген мәктәп лагеренда иртәдән үк күңелле ыгы-зыгы башланды. Балалар бер -берсенә карап сокландылар, бер-берсен макташтылар, чөнки бүген лагерьда матурлык көне иде. Кызлар да , малайлар да матур киемнәрдән, матур прическалардан килгәннәр.Иртәнге аштан соң балалар бәйгегә җыелды. Бәйгедә 17 кыз, 9 малай "Иң матур кыз" һәм "Иң батыр малай" исеменә көч сынашты. Бәйгенең биремнәре җиңелләрдән булмады, ләкин катнашучылар сынатмады. Анна бүгенге көнгә багышлап махсус шигырь дә иҗат иткән. Ул жюри тарафыннан зур бәя алды. Бәйге балаларның концерт номерлары белән үрелеп барды. Нәтиҗәдә "Иң матур кыз" исеменә Ралина, "Иң батыр малай" исеменә Хәлил лаек булды. Анна һәм Ваче "Иң иҗади укучы", Рүзинә һәм Самат "Сәхнә йолдызы" номинацияләрендә җиңүчеләр дип табылды. Балаларның барысы да татлы призлар белән бүләкләнде. Матурлык көне авыл клубында "Матур һәм сәламәт булыйк!" дигән әңгәмә һәм балаларның флешмоб биюе белән тәмамланды.
-
Табигатьтә кунакта. 14.06.2016
Без бүген, "Каенкай"лагеренда ял итүче балалар, туган ягыбыз табигате буйлап сәяхәткә чыктык. Безнең якның табигате искиткеч матур. Тыныч кына агып ятучы Игәнә елгасы буенда уеннар уйнадык, саф сулы чишмәбезнең тирә-ягын чистарттык, татлы суыннан авыз иттек. Вожатый апаларыбыз Әнисә Разиновна һәм Рәсилә Рауфовна безне төрле дару үләннәре танырга өйрәттеләр, кошлар тавышын тыңладык, тавышлары буенча аларны да танырга тырыштык. Сәяхәтебез кызыклы һәм файдалы үтте.