МБОУ «Стародрюшевская начальная общеобразовательная школа» Тукаевского муниципального района РТ/Иске Дөреш бюджет гомуми белем бирү учреждениясе Тукай муниципаль районы Татарстан Республикасы "Иске Дөрешбашлангыч гомуми белем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 423876, Республика Татарстан, Тукаевский район, с. Старый Дрюш, ул. Школьная, д. 1 |
| Телефон: | +7(855)-249-15-12 |
| E-Mail: | Ssdr.Tuk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Стародрюшевская НОШ" |
| Руководитель: | Андаржанова Навбахор Расуловна |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 2 ученика |
| У нас учат: | 1 учитель |
Новости МБОУ "Стародрюшевская ООШ"
Каникулда -куркынычсызлык.
Опубликовано: 22.03.2020
Язгы каникулга китү уңаеннан “Язгы чорда куркынычсызлык кагыйдәләре” дигән темага ата- аналар һәм укучылар өчен очрашу- җыелыш үткәрелде. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкиле Габидуллин Рөстәм Сабирҗан улы укучыларга Һәм ата –аналарга юлларда, җәмәгатъ урыннарында, сулыклар тирәсендә сак булу, өйдә, урамда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында аңлатты. . Очрашу вакытында укучылар тормышта була торган төрле гадәттән тыш хәлләр, алардан саклану юллары белән таныштылар. Укучыларда аеруча саклану чаралары зур кызыксыну уятты.
Каникул вакытына куркынычсызлык кагыйдәләре аңлатылып, укучылардан һәм ата-аналардан имзалар алынды. Ата-аналарны борчыган сорауларга җавап бирелде. Каникул чорында балаларның иминлеге, куркынычсызлыгы ана-аналарга йөкләтелде.
К списку новостей















