• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Тукаевский
  • Школы
  • МБОУ «Нижнесуыксинская средняя общеобразовательная школа» Тукаевского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы "Түбән Суык-Су урта гомуми белем мәктәбе" гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнесуыксинская средняя общеобразовательная школа» Тукаевского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы "Түбән Суык-Су урта гомуми белем мәктәбе" гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423895, Республика Татарстан, Тукаевский район, с. Нижний Суык-Су, ул. Школьная, д. 1
Телефон: +7(855)-279-80-29
E-Mail: Snu.Tul@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Нижнесуыксинская СОШ" Тукаевского муниципального района РТ
Руководитель: Сафиуллина Венера Валериевна
Год основания учреждения: 1974
У нас учатся: 380 учеников/ 380 укучы
У нас учат: 25 учителей / 25 укытучы

Новости Нижнесуыксинской СОШ

Солдатта булган диләр

Опубликовано: 23.02.2012

Укучыларда хәрби-патриотик тәрбия аркылы гражданлык сыйфатлары тәрбияләү.

 

Очрашу кичәсе “Солдатта булган, диләр...”

 

Исәнмесез, хәерле көн, кадерле укучылар, укытучылар коллективы, хәерле көн кадерле кунаклар!

 Татарстанда патриотик тәрбия бирү эше “2011-2015 елларда Россия Федерациясе гражданнарына патриотик тәрбия бирү” дигән дәүләт программасы һәм “2011-2013 елларда Татарстан Республикасы яшьләренә патриотик тәрбия бирү” республика комплекслы программасы нигезендә алып барыла.

 Әлеге программаның төп максаты булып халыкның рухи һәм мәдәни үзаңын күтәрү, дәүләтнең оборонасын ныгыту, социаль һәм икътисади стабильлеккә ирешү, гражданлык позицияләре һәм патриотик үзаңны үстерү тора.

     Республикада гражданнарны хәрби хезмәт нигезләренә әзерләү белән 1 347 белем бирү учреждениесе шөгыльләнә. Шуларның 1 207се – урта мәктәп, 101се – башлангыч һөнәри белем бирү учреждениесе, 39ы – урта махсус һөнәри уку йортлары.

     Безнең мәктәптә патриотик тәрбия, укучыларга белем бирү белән беррәттән, төрле кичәләр, , тәрбия дәресләре, очрашулар аша да  бирелә.  Әлеге чараларда укучыларга хәрби- патриотик тәрбия бирелеп кенә калмый,  Ватан белән горурлану, туган илгә мәхәббәт, батырлык, намус, бердәмлек, героизм кебек сыйфатлар тәрбияли. Ир-ат- гайрәтле, гыйлемле, тәвәккәл зат. Солдат ул - Ватанны саклаучы хәрби кеше, батырлык үрнәге, җирдәге тынычлыкны саклаучы символ. В.А.Сухомлинский " Батырлык һәм тәвәкәллек- ул әхлаклылык һәм ихтыяр көче, алар һәр кешегә билгеле бер очракта гына түгел, ә көндәлек тормышта, эштә дә кирәк”- дип язган.

    Укучыларга патриотик тәрбия бирүне камилләштерү, яшүсмерләрне ватанны сакларга әзерләү, балаларның ялын, буш вакыттагы шөгыльләрен файдалы оештыру максатыннан, безнең Түбән Суык-Су урта мәктәбендә нәтиҗәле эшләр башкарыла.

   Февраль ае хәрби-патриотик тәрбия айлыгы дип игълан ителде. Мәктәптә бик күп кичәләр һәм ярышлар: “Күңелле стартлар”,   “Строй һәм җыр смотры”,”Аҗаган”, “Малайлар , алга”,  “Онытырга мөмкин түгел!” , “Иң яхшы әйдаман”,  һәм чаңгы, хоккей,  ярышлары булып узды . “Алтын алка ” ярышларында 1999 нчы елгы егетләр район күләмендә 1 урынны яуладылар.Без алар белән горурланабыз. Шулай ук Әфганчылар, антифашистлар, Җәлил һәм җәлилчеләргә багышлап отряд сборлары үтте, очрашулар оештырылды. Безнең мәктәпнең иң көчле укучылары “Аҗаган -2012” ярышында катнаштылар һәм үзләренең тырышлыкларын күрсәттеләр.

    Мәктәбебез яңа шартларда яшәргә hәм эшләргә сәләтле, Ватанын , илен яратучы, өлкәннәрне хөрмәт итүче шәхесләр тәрбияләү өчен бөтен тырышлыгын куеп эшли. Без бу юнәлештәге эшчәнлек тагын да нәтиҗәлерәк булыр, дигән ышаныч белән яшибез.

     Һәм менә бүген дә төрле елларда, кулына корал тотып, туган илебезне саклаган һәм бүгенге көндә дә, ата-бабалар традициясе буенча, илебез сагында торган егетләрне кунакка чакырдык Безнең авыл егетләре үзләренең гражданлык бурычын намус белән үтәп киләләр һәм без моның белән чын-чынлап горурланабыз, чөнки алар безнең укучыларыбыз.

 

 Кадерле дуслар! “Солдатта булган диләр!” дип исемләнгән очрашу кичәбезне башлап җибәрергә рөхсәт итегез.

                     

                       Илнең чиген саклый солдатлар

Сызылып алсу таңнар атканда,

Алсуланып кояш батканда,

Серләшеп йолдызлар янганда

Иминлеген саклый солдатлар.

Бүген безнең кичәбездә үзләренең хәрби бурычын үтәп, инде чын мәгнәсендә Ватанны саклаган ир-егетләребез һәм бүгенге көндә ил алдындагы хәрби бурычларын үтәүче егетләребезне дөньяга тудырган һәм тәрбияләп үстергән әниләр, әтиләр – Солдат Аналары, солдат Әтиләре катнаша.

                                   

          Бәйрәм бүген урамнарда,

Шатланып кояш көлә.

Уйный-уйный гармуннарда

Солдатлар җырлап килә.

 

Аласыңдыр минем хәбәрләрне

Беләсеңдер минем уемны.

Иркен ачып күңел тәрәзәңне

Тыңлыйсыңмы минем җырымны.

 

Мин җырлыймын язның матурлыгын,

Йөрәгемнең кайнар ярсуын.

Мин җырлыймын солдат тапкырлыгын

Батырлыгын солдат халкының.

 

Бергә булган солдат дусларыңа

Күрсәткәндә минем төсемне,

Сез йөрегән ату кырларына

Җырым илтсен җылы хисемне.

 

Җыр. “Солдатта булган диләр”. 5 класс укучылары башкара.

Әфганстан сугышын онытырга хакыбыз юк. Анда илебезнең 15 меңләп гүзәл улының чәчәктәй гомере киселде.

Безнең авыл җирлеген бу кайгы, аллага шөкер, әйләнеп узды. Әфганстанда хезмәт иткән, сугышның үзендә кайнаган егетләребез исән-сау әйләнеп кайттылар. Тик егетләребез  бүген дә  Әфган сугышын тетрәнеп искә алалар. Укучылар, әйтегез әле, безнең авыл җирлегеннән кемнәр бу сугышта катнашты.

Укучылар әйткәннән соң слайдта исемлек чыга.

 

        Шәйхетдинов Наис

Бухаров Николай

ШакировАйдар
         Гараев Марат

Сагиров Илсур

Шаяхметов Илсур

Хузиахметов Наил

         .

Сүз бирү.            

 

Музыка мәктәбе укучылары чыгышы. Баянда М.Хөснетднова, А.Садыкова.

 

          Батырлык дип күпме сөйләп йөрмик,

Күпме аны күккә күтәрмик,

Ише бармы бөеклекнең солдат

Кылган батырлыкка тиңләрлек!

Чечня сгышы – илебез тарихында иң олы фаҗигаләрнең берсе.

Чечня сугышы хакында ни генә сөйләнмәсен, ничек кенә язылмасын, әлеге канкойгыч мәхшәрнең кайтавазы безнең күңелләрдә ачы язмыш булып   яңгырый. Чөнки Төньяк кавказдагы сугыш хәрәкәтләрендә катнашып үлеп калучыларның да күбесе 18-19 яшьлек егетләр.

Чечнядагы сугыш җиле безнең төбәк егетләренә дә кагылмыйча үтмәде. Әйдәгез аларны да барлыйк әле.

 

Укучылар әйтә, слайдта исемнәре чыга.

 

Вороной Радик

Гилязов Раушан

Мухаметзянов Эдуард

Дусаев Рафаэль

Тимергалин Айнур

 

Сүз бирү.

 

Олыгайган саен йокылар сак,

Үткәннәргә хәтер еш кайта.

Кайчак таңнарның да алсулыгы

Сугыш яралары кузгата.

Утны-суны кичкән ирләрнең дә

Күңелендә күпме моң ята.

 

Әй син, Хәтер, гомер язларыннан

Яшьлекләрне безнең чакырып ал.

 Җырлыйк әле, безнең бу көйләрдә

Җиңеп кайтканнарның хакы бар!

 

Җыр:  Каеннар шаулый  Башкара Мәүләвиев Р.С. 

 

* * *

“Солдат ничек яши?” – дип сорыйсыз

Аны уйлап бик сагынган вакытларда.

Мамык юрган сорап иркәләнми төнлә,

Ә көндезен...      

           “Солдат ничек яши?” – дип сорыйсың

           Юка шинелен киеп җил-суыкта.

           Боекса да һәм туңса да солдат җырлый,

            Солдатны җыр йөретә, җыр җылыта.

Бүгенге көндә безнең Түбән Суык-Су урта мәктәбен тәмамлаган егетләребез – Ватан сакчылары. Укучылар, әйтегез әле, безнең авылдан хәрби хезмәттә ничә кеше һәм алар кемнәр?

Слайдта фоторәсемнәре күрсәтелә.

 

          Вагизов Дамир

Гизатов Айдар

Гилфанов Айдар

Салахов Айдар

Шаймарданов Айдар

 

 

Аларга туган як сәламе итеп, бәйрәм белән котлап бию тапшырабыз. Исән-сау йөреп әйләнеп кайтуларын телибез.

 

“Морячка” биюе карагыз.

 

Ниләр җитмидер күңелгә,

Чишмә сулары микән?

Офыкларга сузылып киткән

Авылым юллары микән?

            Ниләр җитмидер күңелгә

            Яшьлек еллары микән?

            Әниемнең бишек җыры

            Назлы куллары микән?

Офыкларга карап һәр көн саен

Сине уйлыйм, сине сагынам.

Бөтенләйгә тиздән кайтырмын мин

Сине, әнием, сине сагынам.

         Бүген бездә кунакта солдат Аналары, солдат әтиләре.

_____________, улыгызның хәрби хезмәткә чакырылуы турында повестка алып кайткан көн хәтерегездәдер. Ниләр кичердегез?

_________________, улыгызга нинди киңәшләр бирдегез?

 

 

сезнең улыгыз кайда хезмәт итә. Аның белән ничек аралашасыз? Аларга сотовый телефоннар бирелде дип ишетәбез. Бу чыннан да шулаймы? Күбрәк нәрсә турында сөйләшәсез? Хатлар язамы?

 

егет кешенең армиядә хезмәт итүе зур горурлык булып санала. Ләкин бүгенге көндә  каршылыклы фикерләр дә ишетелә. Сез улыгызны армиягә озаттыгыз, бу вакыйганы үз башыгыздан кичердегез. Шулай да, сезнең фикерләрегез нинди?

 

 

сез улыгыз белән аның хезмәт урынында  очраштыгыз.Аның хезмәт итү урыны нинди, шул турыда безгә дә сөйләсәгез иде.

Армия – сынау чоры, озак вакыт күрешмичә торганнан соң, улыгыз нинди хисләр кичерде? Ә үзегез? Бу очрашуларны кирәк дип саныйсызмы, улыгызга авыр калмыймы?

Кадерле солдат әниләре, солдат әтиләре! Илебезне саклардай ир-егетләр үстерә алганыгыз өчен чиксез рәхмәтле без сезгә. Һәрвакыт пар канатлар белән, балаларыгызның игелеген күреп яшәргә язсын.

 

 Сезнең хөрмәткә җырлый Алия Агзамова. “Пар канат.”

                                       

 

Ананың моңлы йөзеннән

Яфрак сарысы китте.

Баласын ерак илләрдән

Көтеп алыр көн җитте.

         Тәрәзәгә карап көтә Ана

         Кайтмасмы дип газиз баласы.

         Баласының язган хатын укып,

         Зарыгып көтә газиз Анасы.

 

Җыр. “Моңлану” Хәйретдинова Инзилә.

 

           Солдат хатлары

 

Солдат хатлары... Алар төрле була. Бар сугыштан килгәннәре: өчпочмаклап язылган хатларда күпме җан әрнүе, күпме өмет, җиңүгә омтылыш. Бар тыныч тормыш вакытында язылганнары: аларда сагыну, ярату, күрешү көннәрен көтү. Бар бүгенге көндә язылган кәрәзле телефондагы “СМС” хәбәрләре дә. Бераз гына елмаеп та алыйк әле. “Солдатның сөйгәненә язган хаты”н тыңлап узыйк.

 

 Сәлам, сәлам ерактан,
Сәлам сиңа солдаттан.
Сәлам илнең чигеннән,
Сәлам Ильнурчигыңнан.
Менә мин дә солдат булдым,
Кирзовый итек кидем.
Өстемдә — гимнастерка,
Билемә каеш бүдым.
Кая инде атлап йөрү –
Айт — двага басабыз.
Аркага биштәрле капчык,
Авыр мылтык асабыз.
Старшина бигрәк зәhәр,
Безнең каннарны эчә.
Чираттан тыш нарядта
Булдым әле мин кичә.
Кухняда почти бер центнер
әрчедем вак бәрәңге.
И ходаем, нигә болай
Җәфалыйсың бәндәңне.
Иртән – ботка, кичтән – ботка,
Шулар солдат ашлары.
Эшләр болай барса, җаным,
Кытаклый да башлармын.
Йоклап китеп, тәмле генә
Төшләр күргән чагымда
«Тревога!» дип куркытып
Уяталар барын да.
Вәт шунда башлана мәhшәр!
Мәж киләбез күч кебек.
Гимнастерканы – аякка,
Чалбарны башка киеп.
Синең артыңнан чапканчы,
Стадионда чапсам,
Бу кадәр интекмәс идем,
Мылтыктан да тоз атсам.
Бу кадәр интекмәс идем,
Турник белән дус булсам,
Гер күтәрсәм, суда йөзсәм,
Кышын чаңгыда шусам.
Шулай, җаный, служба бара,
Зарлана дип уйлама.
Кешегә әйтсәң,
«слабак!» диеп
Я көләрләр – сөйләмә!
Үзен анда ни хәлләрдә?
Бик онытып бетермә.
Көтү бик авыр булса да,
Тырыш инде көтәргә.
Ике елга клуб ягына
Карама, онытып тор.
Күп тә үтмәс, сөйгән ярың
Баhадир булып кайтыр.
Вакыт үткәрәм диеп,
Карама чит – ятларга.
Егетләрнең асыллары
Китә илне сакларга.
Анда калган малай – шалай
Күз сала – нитә калса,
Мин аны үзем айт – двага
Бастырам, алла бирса!
Ярый, җаный, сау бул инде,
Көяләнмә, тыныч тор.
Илне hәм сине саклаучы
Булачак генерал – ИЛНУР!


 

 

 

Хөрмәтле __________________инде улыгыз _____________белән хатлар алышу  көннәрен исән-имин үтеп, очрашу көннәрен дә кичердегез. Исән-сау булып, ул ныгып, зур өметләр белән кайтты.  Ничек уйлыйсыз, солдатта алган тәрбия, белем тормышта да кирәк буламы?

 

 

Хөрмәтле Солдат Аналары, Солдат әтиләре, сезнең сабырлык, улларыгызга биргән тәрбиягез алдында баш иябез һәм сезнең өчен бию бүләк итәбез.

 

Һинд биюе. Башкара Рәхмәтуллина Нурсинә.

 

Кадерле укучылар, безнең Түбән Суык-Су авылының бик күп ир-егетләре – сезнең әтиләрегез, абыйларыгыз да Ватан сакчылары – Солдат булган.Сез дә, алар белән горурланып, рәсемнәр ясагансыз, сочинениеләр ясагансыз. Әйдәгез берничәсен экранда карап китик әле.

 

Слайдта укучылар иҗаты.

 

 

 Мәктәбебез укытучылары Фазуллин Д.З., Ситдиков Т.Ш. ның да ватан сагында булуын әйтми мөмкин түгел.Аларның да бүген сезгә әйтер сүзләре бар.Дилшат Зиннәтович, сүзне сезгә бирәбез.

 

Таһир Шәехович, сез гомер буе яшь буынга хәрби- патриотик тәрбия биргән кеше. Солдатта булган укучыларыгызның кайсы гына Армия сафларына баргач, Сезгә рәхмәт укымады икән. Чөнки сез укучыларыгызны беркайда һәм беркайчан авырлыклар алдында югалып калмаслык итеп тәрбияли алдыгыз. Моның сере нәрсәдә?

 

“Туган авыл” җырын Индира һәм Инзилә Хәйретдиновалар башеара.

 

Ә хәзер укучылырның белем дәрәҗәләрен сынап карыйк әле.

1.     Нинди орденнар рус полководецлары  исеме белән йөртелә?

2.     Иң беренче булып Суворов ордены белән кем бүләкләнә? (Жуков)

3.     Иң беренче рус орденының исемен атагыз?

4.      Россия флотын кем оештыра? (Петр I)

5.     “Алар бер генә тапкыр ялгышалар”, — дип кемнәр турында әйтәләр? (Сапер)

6.     Хәрби кирәк-яракны саклаучы склад нәрсә дип атала? (Арсенал)

7.     Нинди җайланма ярдәмендә агулы газлардан сакланып була? (Противогаз)

8.      Виктор Васнецов картинасында кем сурәтләнгән?

9.     Хәрби машина экипажында кемнәр була?

10.                        Ял көнендә таныш булмаган шәһәр урамына чыгарга җыенганда солдат кемнән капкага кадәр озатуын үтенә?

11.                        Нинди хәрби кием рус телендә диңгез хайваны һәм ылыслы агач исемен үз эченә ала?

12.                        Нинди корал исемнәре ноталардан башлана?

13.                        Солдатларның ниди подразделениесе бер үк вакытта җылылык приборы да булып тора?

     14.  Нинди эт кушаматы зур хәрби подразделение һәм самолет тибын үз эченә ала?

Армия сафларында хезмәт итү – һәр ир-егетнең изге бурычы. РФ Конституциясе һәм башка федераль кануннар хәрби хезмәткәрләргә дәүләт мөстәкыйльлеген һәм аның территориаль бөтенлеген саклау, илнең иминлеген тәэмин итү, дошман һөҗүмнәрен кире кагу һәм халыкара йөкләмәләрне үтәү бурычларын йөкли. Без ышанабыз, мәктәбебез укучылары сынатмаслар, ил алдындагы бурычларын намус белән үтәрләр.

 

Дәшәбез сезгә, өлкәннәр,

Без – дөнья балалары!

Балаларның сарылыры,

Аклары, каралары.

   Сез “чәчәкләр” дисез безне –

   Аларны сулдырмагыз!

   Сез бит көчле – сугышларны

   Моннан соң булдырмагыз!

Өзмәгез ул чәчәкләрне –

безсез нишләр киләчәк?!

Без булмасак Җиребез бит

Суыначак, кибәчәк.

   Безсез ятим калачак Җир,

   Әйләнәчәк җансызга!

    Җансыз үле планеталар

    Галәмдә күп ансыз да.

 Бер югалтсак булмас аны

Алышып яңасына –

Мәрхәмәтлерәк булыгыз

Җиргә - күз карасына!

   Алсулансын алсу алма

   Балаларның учында.

   Җир байрагы Алсу Кояш

   Аллансын баш очында!

БЕРГӘ:

Кояшлы булырга тиеш

Безнең һәрбер иртәбез.

Без сездән Тынычлык белән

Бәхет таләп итәбез!

 

Әйлән әйдә, дөнья, тынычлыкка әйлән,

Дөнья халкы, тыңла, бүген бездә бәйрәм!

 

Без – Тыныч, мул тормышта яшәүче бәхетле буын.

 

Илебезне, җиребезне саклаучы ир-егетләребез белән чын күңелдән горурланабыз. Һәм сезнең алда баш иябез, хөрмәтле Ватан сакчылары!

 

Хөрмәтле укытучылар,кунаклар, укучы егетләр! Бәйрәмебез ахырына якынлашты. Сезне Ватанны саклаучылар көне белән чын күңелдән котлыйбыз. Без сезгә ышанабыз, без сезне яратабыз. Сез безне һәм туган илебезне күз карасыдай якларга һәм сакларга һәрвакыт әзер, Һәрвакыт сәламәт булыгыз. Бәйрәмдә катнашуыгыз өчен барыгызга да зур рәхмәт.

Тозеде:    Низамова З.М.



К списку новостей