• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Тукаевский
  • Школы
  • МБОУ «Нижнесуыксинская средняя общеобразовательная школа» Тукаевского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы "Түбән Суык-Су урта гомуми белем мәктәбе" гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнесуыксинская средняя общеобразовательная школа» Тукаевского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы "Түбән Суык-Су урта гомуми белем мәктәбе" гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423895, Республика Татарстан, Тукаевский район, с. Нижний Суык-Су, ул. Школьная, д. 1
Телефон: +7(855)-279-80-29
E-Mail: Snu.Tul@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Нижнесуыксинская СОШ" Тукаевского муниципального района РТ
Руководитель: Сафиуллина Венера Валериевна
Год основания учреждения: 1974
У нас учатся: 380 учеников/ 380 укучы
У нас учат: 25 учителей / 25 укытучы

Новости Нижнесуыксинской СОШ

Кышкы каникул.

Опубликовано: 18.01.2012

Тукай районы Түбән Суыксу

гомуми урта белем бирү мәктәбе буенча

кышкы каникул планы үтәлеше турында информация

2011/2012 нче уку елы.

 

Эш план нигезендә алып барылды. Барлык алган чаралар үтәлде диярлек.Эшнең учеты алып барылды, контроль тикшерүләр үткәрелде. Бәйрәм алды көннәрендә үк кар фигураларына, афишага, чакыру кәгазьләренә, иң матур бизәлгән класска һәм стена газеталарына бәйге игълан ителгән иде. Укучылар һәм әти-әниләр дә бу бәйгеләрдә бик актив катнаштылар. Мәктәп каршында зур, матур фигуралар ясалды, мәктәпкә керә торган аллея төрле төстәге флаглар белән бизәлде, тирән эчтәлектәге стенгазеталар чыгарылды, класс- кабинетлар, коридор һәм бәйрәм уздырыласы зал, чыршы күз явын алырлык итеп бизәлде. 

1.     Каникул 1-11  класс укучыларының Яңа ел бәйрәме белән башланып китте.Анда барлыгы 1 сменада 49, 2 сменада 36, 3 сменада 37 бала ял итте. Бәйрәмгә балаларның ата-аналары да килде, тамашалар кызык, матур рухта үтте. Бу чараларны үткәрүдә “Эврика ” клубы хезмәткәрләре дә зур өлеш кертте.

2.     Барлык классларда да генераль җыештырулар узды, гомуми линейка үткәрелде, кышкы каникул планы яңадан искәртелеп китте,техника, янгын  курынычсызлыгы, юл йөрү кагыйдәләре буенча инструктажлар  үткәрелде.

3.     Тимурчылык эше дәвам иттерелде. Барлык класс укучылары  тимурчылыкка барды, һәйкәлне кардан чистарттылар, ветеран укытучылар, БВС ветераннары янына бардылар.

4.     1-4 класслар өчен 5.01 көнне “Хуш киләсең, яңа ел!” дигән җырлы-биюле  уеннардан соң видеофильмнар карау оештырылды,фикер алышу булды. Саф һавада күңелле стартлар узды. Шушы ук көнне 8 класс укучыларына “Кыш көне кошлар тормышы” дигән темага экскурсия  оештырылды.

5.     6.01 көнне 6-7 классукучылары өчен инглиз теленнән КВН уены оештырылды.

6.     09.01. 1-5 класс укучылары “Эстафета” уенына җыелдылар, шул ук көнне 4 класс укучылары “Нәрсә? Кайда? Кайчан?” интеллектуаль уены үткәрделәр.

7.     10.01. көнне 1 класс укучылары “Оста куллар” түгәрәгенә җыелдылар, 2 класс укучылары өчен “Без кышны яратабыз” рәсем бәйгесе оештырылды, 3 класс укучылары “ Математик турнирда”  көч сынаштылар.

8.     Каникул вакытында химия, рус теле, математика, җәмгыять белеме, биология фәннәреннән консультацияләр узды.

9.     Саф һавада уеннар   планлаштырылды . Нургалиев М.Ф., физкультура укытучысы Гильмуллина Г.А. җитәкчелегендә хоккей мәйданчыгы эшләнде: су белән тутыру,катыру үткәрелде, кардан чистартып тору кебек эшләрне укучылар теләп башкардылар. Иртәдән кичкә кадәр балалар бозда шудылар, хоккей уйнадылар. Авыл клубы каршында куелган Яңа ел чыршысы янында балалар теләп уеннар уйнарга килделәр.

10.                       Класс җитәкчеләре укучыларның семьяларында булдылар, укучылар белән индивидуаль сөйләшүләр үткәрелде, гаиләләр белән сөйләшүләр булды.

            Укучыларның кышкы ялын оештыруда ООО ТМИМ оешмасы,    “Тукайтеплогаз”, Түбән Суык-Су авыл советы, “Агрофирма Тукай азык-төлек корпорациясе ”, шәхси эшмәкәр Дәүләтшина Альфиралар зур ярдәм күрсәттеләр.

 

 

 

Информацияне әзерләде:                                  тәрбия эшләре буенча директор

                                                                                урынбасары Низамова З.М.  

 

 

 



К списку новостей