• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Тукаевский
  • Школы
  • МБОУ «Нижнесуыксинская средняя общеобразовательная школа» Тукаевского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы "Түбән Суык-Су урта гомуми белем мәктәбе" гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнесуыксинская средняя общеобразовательная школа» Тукаевского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы "Түбән Суык-Су урта гомуми белем мәктәбе" гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423895, Республика Татарстан, Тукаевский район, с. Нижний Суык-Су, ул. Школьная, д. 1
Телефон: +7(855)-279-80-29
E-Mail: Snu.Tul@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Нижнесуыксинская СОШ" Тукаевского муниципального района РТ
Руководитель: Сафиуллина Венера Валериевна
Год основания учреждения: 1974
У нас учатся: 380 учеников/ 380 укучы
У нас учат: 25 учителей / 25 укытучы

Новости Нижнесуыксинской СОШ

9 мая

Опубликовано: 09.05.2012

Җиңү көне — бу дөньяның яңадан туган көне

  Фонограммада Җиңү көненә багышланган җыр яңгырый.

Беренче   алып   баручы.

Җиңү көне!

Халык бәйрәм итә.

Яз төренгән янар комачка.

Җир чәчәкләр тезгән күкрәгенә,

Йөз балкытып карый кояш та.

 Җиңү көне! Халкыбыз өчен иң зур бәйрәмне быел яз көне 67 нче тапкыр бүләк итә.

                             Фонограмма көчәя. Ярты куплеттан соң әкренәя.

 Әнә алар — безнең ветераннар, безгә Җиңү таңы бүләк иткән каһарманнар, орден-медальләрен чыңлатып,  алдыбызда утыралар.

 Укучы

Хәтердән уела күп нәрсә,

Онытыла иң гүзәл яз, кышлар.

Онытылмый үзенең иңендә

Ил данын күтәргән язмышлар.

Вакытлар үтүгә сүрелеп

Сүнәләр иң якты балкышлар.

Сүнмиләр, яктылык сибәләр

Көрәштә кабынган язмышлар.

 Беренче алып баручы. Бу иртә башка иртәләрдән бер нәрсәсе белән дә аерылып тормый иде. Шул ук сандугач сайрады, кошлар җырлады. Иртән авыл халкы көндәгечә көтүен куды.

   Татарстанда бу иртә бәйрәм иртәсе иде. Бәйрәмнең дә ниндие әле. Халыкның ел буе көтеп ала торган, тырыш хезмәттән соң үткәрелә торган сабан туе иде.

    Күңел ачарга дип җыелган халык мәйданнан кара кайгы белән таралды. Кич буе юлга әзерләнде. Кем ипиен салды, кем сохариен киптерде, кем юлга биштәрен әзерләде.

                     «Герман» көе яңгырый.  Ветераннар ансамбле башкара.

 Укучы.  Бу елларны ничек онытасың,

Ил язмышы кылыч йөзендә.

Ир-егетләр китте яу кырына

Алып көче тоеп үзендә.

Укучы.  Ирләр китте, кырлар елап калды,

Шаулап калды иген өлгереп.

Басу капкасына чаклы озата барды

Яше-карты барсы өзелеп.

 Ирләр китте, кызлар елап калды,

Елап калды күпме хатыннар.

Туйда кигән күлмәкләре калды,

Күпме бала калды, ятимнәр.

 Укучы. Сез, хөрмәтле ветераннар, тиз әйләнеп кайтырбыз дидегез дә, ут эченә барып кердегез. Башта үз җирләрегезне дошманга калдыра-калдыра чигенү ачысын татыдыгыз. Мәскәү яны сугышларында, «Безнең артта — Мәскәү» дип, Мәскәү өчен сугыштыгыз. Сталинградтагы сугышларда, илне дошманга бирмәскә дип, һәр йорт өчен көрәштегез. Тиңдәшсез зур батырлыклар күрсәттегез. Ничәмә ничә тапкыр үлем белән күзгә-күз очраштыгыз, күпләрегез ятып калды.

Укучы. Авылдан бик ерак иде, диләр,

Фронт сызыгын, комсыз сугышны.

Алай икән, нигә соң сугышны

Уйласаң да, кысыла сулышлар.

Укучы.  Сугыш авылдагы һәрбер йортны тетрәтте. Авылда тормыш карт-коры, хатын-кыз, бала-чага кулына күчте. Чәчелгән икмәкне җыеп алырга кирәк иде.

Мондагы тормыш икенче фронтка әйләнде.

Укучы.  Тормышны алып барырга кирәк иде. Игенен дә игәргә, балаларны да ач-ялангач итмәскә, сугышка төрле җылы киемнәр дә әзерләргә, гомер буе бетмәс-төкәнмәс налогын да түләргә кирәк иде.

 Менә шулай олаулары-олаулары белән икмәк озатты алар. Икмәк озаттылар, ә үзләре алабутадан ипи пешерделәр, бәрәңге кәлҗемәсе ашадылар. Ашарга җитмәү сәбәпле ачлыктан шешенеп интектеләр, үлүчеләр дә күп булды.

Укучы.  Ә халык барыбер тырышты. Атлар беткәч, үгезләр җигеп җир тырмаладылар, бәләкәй арбага үзләре җигелеп, симәнә ташыдылар, билдән кар ерып урман кистеләр, фронтка өлешебез керсен дип, танк алырга дип акчалата өлеш керттеләр.

Солдат хатыннары! Аларның тормышлары михнәтле, тамаклары ачлы-туклы, күңелләре тулы сагыну иде. Эшенә, ачлыгына түзәр идең, хатыннарны тол, бала-чагаларны ятим итеп авылга туктаусыз кара печатьле кәгазьләр агылды.

Менә шулай авырлыкларны җиңә-җиңә, сыгылсалар да сынмыйча җиңү көнен якынайттылар алар.

 Укучы.  Эх, апалар, сугыш елларында

Теңкәгезгә тиде авырлык.

Заман авырлыгын күтәрергә,

Зур кайгылар баштан үткәрергә

Кайдан тылсымлы көч таптыгыз да

Кайдан алдыгыз сез сабырлык?

Сезнең сабырлыкка, батырлыкка

Мәңге-мәңге хәйран калырлык.

Укучы. Лачын кебек баһадирларыбыз, сугышка киткән хатын-кызларыбыз бер-бер артлы шәһәрләребезне азат иттеләр, Европа илләрен фашистлардан азат итә-итә, Берлингача данлы сугыш юлы үттеләр. Бик күпләре тиңдәшсез батырлыклар күрсәтеп ятып калдылар.

Укучы.  Булыр икән кешеләрнең

Анадан туган көне.

Җиңү көне — бу дөньяның

Яңадан туган көне.

 Укучы. Җиңү көне иң зур бәйрәм —

Туп тавышы тынган көн.

Сабый бала саф күзләрен

Кырда түгел, карда түгел,

Бишегендә йомган көн.

Укучы.  Җиңү килде җирне нурга күмеп,

Шатлык белән күзне чылатып.

Килде ул көн — горур күкрәкләрдә

Орден-медальләрне чыңлатып.

 Укучы.  Менә сез, хөрмәтле ветераннар, күкрәк тулы орден-медальләрегезне чыңлатып, халкыбызның горурлыгы булып, бәйрәм түрендә утырасыз.

Чыңлагыз, медальләр, чыңлагыз,

Җирдәге башаклар җыры бу.

«Хәерле иртә!» дип уяткан

Башкала куранты чыңы бу.

Юлларда булыгыз, медальләр,

Аяклар талса да, тынмагыз.

Мендәргә күчмәгез, медальләр,

Йөрәкләр катында чыңлагыз.

                                           Ветераннарга  чәчәкләр бирелә.

Укучы. Хөрмәтле ветераннар!

Кылдан нечкә һәм кылычтан үткен

Сират күперен кичкән буын сез.

Үзе үлсә дә, илне исән килеш

Безгә бүләк иткән буын сез.

 Безгә сезнең буынның

Һәр бөртеге — бер дөнья.

Илебезнең тарихының

Данлы бите сез монда.

 

 Укучы. Ветераннар! Чал чәчле ветераннар —

Мәрхәмәтле изге кешеләр.

Таңнар килә, һәрчак кояш туа,

Нурлары бит сезнең шикелле.

Сез китмәгез таңнар туган чакта,

Алсу таңнар — сезнең даныгыз.

Шул таңнарны яулап алыр өчен

Коелды бит сезнең каныгыз.

 Укучы. Яшь кешеләр! Әгәр сез иртә белән ефәк яфраклы гөлләрнең чәчәк атуын күрәсез икән, сез шул иртәдәге өй каршындагы тирәкләрдә кошлар сайравын ишетәсез икән, белегез — бу иртәнге шатлыкта сугышта үлеп калганнарның, фашизм тоткынлыгында үлеп калган солдатларның ялкынлы тормышы бар. Әгәр дә сезнең әбиегез, я әниегез йомшак куллары белән башыгыздан сыйпый икән, үзенең моңлы күзләре белән сезнең күзләрегезгә тутырып карый икән — белегез — ул күзләрдә сугыштан кайтмаган бабаларыгыз һәм әтиләрегез турында тирән сагыш бар. Әгәр сез тыныч өйдә яшисез, иркен мәктәпләрдә укыйсыз, айлы кичтә үзегезнең дусларыгыз белән серләшеп утырасыз икән, белегез — бу җирдә сезнең матур яшәвегез өчен меңләгән солдатларның каны түгелгән. Бу яшьлекнең, бу тормышның кадерен белегез, яшь кешеләр!

 

Беренче алып баручы. Ә хәзер, хөрмәтле иптәшләр, хөрмәтле ветераннар, хөрмәтле кунаклар!

   Сугыш кырында ятып калганнар өчен, сугыштан соң алган яралардан вафат булганнар өчен, хәзерге чорда хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булганнар өчен, инде олы яшькә җитеп гүр иясе булган ветераннар өчен бер минутлык тынлык.

                                   Чәчәкләр, гирляндалар салу

Укучы.  Картаясызмыни инде сез дә

Европаны азат иткән ирләр?

Сагыналар сезне күпме юллар,

Сагыналар сезне күпме җирләр.

Картаймагыз, әй сез, тынмас җаннар,

Сезгә тиеш әле бик күп назлар,

Сезгә тиеш әле бик күп язлар,

Картаймагыз әле, ветераннар!

 

 Алып баручы. Бөек Ватан сугышы беткәнгә нәкъ 67 ел. Ә сугыш үзенең ачлыгы-ялангачлыгы, мәрхәмәтсезлеге һәм үлем ачысы белән 1941 елның 22 июненә барып тоташа.

Ә хәзер Бөек Җиңүнең 67 еллык юбилеена багышланган митингыбызда тәбрикләү өчен сүзне -----------------...гә бирәбез.

 Сугыш ветераннары, тыл батырлары исеменнән котлаулар.

 

Алып баручы Тагын бер тапкыр Җиңү көне белән сезне, иптәшләр. Сезне                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                              төбәгебезнең үзешчән артистлары концертын карарга чакырабыз.

 



К списку новостей