МБДОУ - детский сад «Кояшкай» Тукаевского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениесе «Кояшкай» балалар бакчасы|
Визитная карточка
Адрес: | 423885, с. Мусабай-Завод, ул. Ленина, д. 27 |
Телефон: | +7(855)-279-63-89 |
E-Mail: | Koyashkay.Sad@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ - д/с «Кояшкай» Тукаевского муниципального района РТ |
Руководитель: | Ситдикова Миляуша Миндияровна |
Год основания учреждения: | 1969 |
У нас учатся: | 26 |
У нас учат: | 3 |
МБДОУ - детский сад «Кояшкай» Тукаевского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениесе «Кояшкай» балалар бакчасы| - новости
Страницы: 1 2 3 ( 4 ) 5 6 7 8 9 10 >>
-
Габдулла Тукай әсәрләренә сәяхәт 19.04.2022
"Габдулла Тукай әсәрләренә сәяхәт" исеме астында рәсем конкурсы уздырылды. Конкурста 4 яшьтән алып 7 яшькә тикле барлык балалар катнашты, иң яхшы рәсемнәрдән күргәзмә оештырылды.
-
Нәүрүз бәйрәме 21.03.2022
Бәген балалар бакчасында халкыбызның иң гүзәл бәйрәмнәренең берсе- Нәүрүз үткәрелде.Нәүрүз бәйрәме – ул игелек, дуслык бәйрәме. Бу гүзәл, язгы бәйрәм көнендә кешеләр бер-берсенә кунакка йөриләр, бер-берсенә булган үпкәләрен оныталар, җырлыйлар , бииләр, рәхәтләнеп күңел ачалар. Бу бәйрәмнең хуҗасы- Нәүрүзбикә.
-
Юл һаләкәтләрен булдырмауны кисәтү буенча плакат. 17.03.2022
Республикакүләм юл һаләкәтләрен булдырмауны кисәтү буенча оештырылган рәсемнәр һәм плакатлар конкурсында безнең бакча 1 нче урында. Котлыйбыз балаларны һәм тәрбиячеләрен!
-
Ватанны саклаучылар көненә багышланган чара 22.02.2022
Балалар бакчасында Ватанны саклаучылар көненә багышланган чара үткәрелде.
-
Халыкара туган тел көне 21.02.2022
Бүген кечкенәләр төркемендә Халыкара туган тел көне уңаеннан балалар белән әңгәмә үткәрелде, балалар туган телебездә үзләре белгән шигырьләрне сөйләделәр.
-
Халыкара Туган тел көне
21.02.2022
Бүген зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемнәрендә бөтендөнья туган тел көне уңаеннан әдәби- музыкаль чара үткәрелде. Балалар ана телебезгә булган мөнәсәбәтләрен, олы ихтирам хисләрен җыр - биюләр, шигырьләр аша белдерделәр. Туган телне ничек яратуларын да дәлилләделәр. Әзерләде тәрбияче Ситдикова М.М.
-
Бүген татар халкының каһарман улы патриот-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 116 ел 15.02.2022
Тәрбиячеләр тарафыннан М.Җәлил китапларыннан күргәзмә оештырылды, балаларны шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырдык, балалар "Карак Песи", "Әтәч", "Куян" кебек шигырьләрен сәхнәләштерделәр.
-
Моңлы халыкның илһамлы баласы 15.02.2022
Тәрбияче Ситдикова М.М. мәктәпкә әзерлек төркеме балаларны белән халкыбызның мәшһүр җырчысы Илһам абый Шакиров иҗаты белән танышты, балалар белән аның репертуарындагы җырларны тыңладылар.
-
Сюжетно-ролевые игры по ПДД 17.01.2022
С целью закрепления знаний детей о правилах дорожного движения, познакомить с новой ролью – регулировщик, воспитывать выдержку, терпение, внимание на дороге были организованы сюжетно-ролевые игры, где каждый ребенок смог себя испытать и в роли регулировщика, и в роли шофера.
-
Үз җылылыгың белән бүлеш 03.12.2021