МБДОУ - детский сад «Кояшкай» Тукаевского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениесе «Кояшкай» балалар бакчасы|
Визитная карточка
Адрес: | 423885, с. Мусабай-Завод, ул. Ленина, д. 27 |
Телефон: | +7(855)-279-63-89 |
E-Mail: | Koyashkay.Sad@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ - д/с «Кояшкай» Тукаевского муниципального района РТ |
Руководитель: | Ситдикова Миляуша Миндияровна |
Год основания учреждения: | 1969 |
У нас учатся: | 26 |
У нас учат: | 3 |
МБДОУ - детский сад «Кояшкай» Тукаевского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениесе «Кояшкай» балалар бакчасы| - новости
Страницы: 1 2 ( 3 ) 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
Беседа на тему в старше-подготовительной группе “Почему листья желтеют” 24.10.2022
-
Занятие по окружающему миру в средней группе «Перелетные птицы» 11.10.2022
-
Өлкәннәр бәйрәме 03.10.2022
Бүген балалар бакчасында Өлкәннәр көненә багышланган кичә үткәрелде. Кичәгә балалар бакчасында эшләп лаеклы ялга киткән өлкәннәребез чакырылган иде. Алар өчен концерт номерлары әзерләнгән иде, аннан бәйрәм чәй өстәле артында дәвам итте./ Сегодня в нашем детском саду прошел праздник мудрости, на который были приглашены ветераны нашего детского сада. Дети показали концертные номера, после праздничного концерта беседу продолжили за чаем.
-
Шахмат турниры. 17.05.2022
Шахмат турнирының финал өлеше 17 май көнне Иске Җирекле авылының «Тургай» балалар бакчасында үтте. Сабыйларның һәркайсы җиңүгә өметләнеп, бар тырышлыгын осталыгын күрсәтеп шахмат уйнады. Аларның җитдилекләре, акыл җитезлеге һәм шахмат тактасы өстендә һәр адымны уйлап ясаулары жюри әгъзаләрен битраф калдырмады. Безнең балалар бакчасыннан Хамидуллин Ислам 3 нче урынга лаек булды. Тәрбиячесе: Ситдикова М.М.
-
Бөек Җиңүгә 77 ел! 08.05.2022
9 май бәйрәме – илебездәге иң зур бәйрәмнәрнең берсе. Балалар белән авыл мәдәнияте сарае каршында сугыш ветераннарын, тыл хезмәтчәннәрен, сугыш чоры балаларын зурлап котладык, балалар үзләре эшләгән открыткаларны бүләк итеп бирделәр, М.Җәлилнең "Кызыл ромашка" шигырен сәхнәләштереп күрсәттек, Һәйкәлгә чәчәкләр куйдык.
-
Нәни йолдызлар 29.04.2022
Бүген Кече Шильнә авылы Мәдәният йортында районкүләм "Нәни йолдызлар" конкурсының финалы үтте. Фахриев Камилне 3 нче урын алуы белән ихлас котлыйбыз! Тәрбиячесе Ситдикова М.М.
-
На защите семьи и детства 29.04.2022
В рамках реализации семейно-демографического проекта «На защите семьи и детства», направленного на формирование комфортной семейной среды в регионах России, открыт федеральный номер семейной линии : 8-800-3006-003
Работает ежедневно и круглосуточно, предлагая заявителям безвозмездную социально-информационную, консультационную, юридическую или иную помощь.
-
Тукай яши безнең йөрәкләрдә 26.04.2022
Бүген – Тукай туган көн! Халкын хөрмәт иткән, телен яраткан һәм аның белән горурланган һәр татар кешесе өчен зур бәйрәм ул. Әлеге уңайдан безнең балалар бакчасында "Тукай яши безнең йөрәкләрдә" дип исемләнгән әдәби- музыкаль чара үтте. Чара өчен Г.Тукайның "Бала белән күбәләк", "Эш беткәч уйнарга ярый" шигырьләре сәхнәләштерелгән иде, балалар бәйрәмне "И туган тел" җыры белән тәмамлады. Кичәне тәрбиячеләр Ситдикова М.М. һәм Саетгараева А.М. әзерләделәр.
-
Туган ягым- яшел бишек 25.04.2022
Бүген балалар бакчасында табигатькә карата сак караш тәрбияләү максатыннан "Туган ягым- яшел бишек" дип исемләнгән чара үткәрелде. Балалар экологик проблемаларны чишү өчен үзләренең фикерләрен телдән дә, рәсемнәр аша да җиткерделәр. Иң мөһиме, һәр бала Җир шарының гүзәллеген саклау бездән торганлыгын һәм безнең бурыч икәнлеген әйтте.
-
Тукай иҗатын өйрәнәбез. 22.04.2022
Зурлар төркемендә Г.Тукайның "Бала белән күбәләк" шигырен өйрәнү шөгыле үтте, әсәрне анализлаганнан соң, балалар шигырьнең эчтәлеген рәсемгә төшерделәр.