Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кузкеевская средняя общеобразовательная школа» Тукаевского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы "Күзкәй урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423883, РТ, Тукаевский район, с. Кузкеево, ул. Мусы Джалиля, д 37 |
Телефон: | (8852)237-68-01 |
E-Mail: | Skuz.Tul@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Кузкеевская СОШ" Тукаевского муниципального района РТ |
Руководитель: | Галиева Ландыш Фарсилевна |
Год основания учреждения: | 1936 |
У нас учатся: | 52 ученика, 8 воспитанников |
У нас учат: | 12 учителей, 2 воспитателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кузкеевская средняя общеобразовательная школа» Тукаевского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы "Күзкәй урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 51 52 ( 53 ) 54 55 56 57 58 59 60 >>
-
Сугыш һәм тыл ветераннарына медаль тапшыру тантанасы. 05.03.2015
5 март көнне Күзкәй мәдәният йортында сугыш һәм тыл ветераннарына Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган истәлекле медальләр һәм бүләкләр тапшыру тантанасы булды. Тантанада Тукай районы башлыгы Васил Гарипович барлык катнашучыларны зур бәйрәм белән котлады. Хөкүмәтебез исеменнән түшләренә медальләр кадады.Бәйрәм тантанасын мәктәп укытучылары һәм укучылары әзерләгән концерт бизәде. Бәйрәмдәге чыгышлары беркемне дә битараф калдырмады. Күпләрнең күзләре яшькә чыланды. Җирле үзидарә башлыгы барлык ветераннарга баш иеп, рәхмәт әйтте.
-
"Балкыш"балалар фестиваленең сайлап алу туры. 25.02.2015
25 нче февральдә “Балкыш”балалар фестиваленең сайлап алу туры булды. Әлеге фестивальдә “Наз” бию төркеме, фольклор коллективы, нәфис сүз осталары һәм малайлар хоры чыгыш ясады.Финалга узган укучыларга уңышлар телибез.
-
Алар безнең ярдәмгә мохтаҗ 24.02.2015
1. Укучылар сугыш ветераннарына һәрвакыт шефлыкка баралар. 10, 11 сыйныф укучыларын иң активлары дип әйтергә мөмкин. Безнең илнең азатлыгы өчен көрәшкән ветераннар хәзер авылда да 4 кенә. Инде олыгаеп барган ветераннарыбыз безнең ярдәмгә мохтаҗ.
-
Рус теленнән республика олимпиадасындагы уңышлар. 22.02.2015
22 февральдә рус теленнән олимпиаданың республика туры узды.Безнең мәктәптән Гыйлфанова Айсылу призерлар арасында иде. Укытучысы Валиева Лилия Музафаровна белән куйган тырышлыклары бушка китмәде. Айсылу җиңүчедән дә 7 баллга гына калышты.
-
"Ягез әле, егетләр" 21.02.2015
1. 21 нче февраль көнне мәктәптә “Ватанны саклаучылар” көненә багышлап “Ягез әле, егетләр !” бәйгесе узды. Бәйгедә 5- 7 нче сыйныф малайлары көч сынашты.Малайлар мылтыктан ату, турникта тартылу, канат тартышу һәм башка шундый җитезлек һәм көч сорый торган сынауларны үттеләр. Беренче урынны 5 нче һәм 7 нче сыйныф укучылары бүлеште.
-
Ватанны саклаучылар көне 20.02.2015
Хөрмәтле әтиләр, абыйлар, булачак Ватанны саклаучылар! 23 нче февраль -Ватанны саклаучылар көне. Сезне бу зур бәйрәм белән тәбрик итәбез.Сезгә исәнлек-саулык, илебезгә тынычлык, аяз күк йөзе телибез. 20 февральдә "Мин бит татар малае", 21 февральдә "Ягез әле, егетләр!" бәйге тамашаларына мәктәпкә чакырабыз.
-
"Мин бит татар малае" бәйгесе. 20.02.2015
Бүген мәктәптә башалангыч сыйныф укучылары арасында "Мин бит татар малае" бәйгесе үтте. Малайлар зирәклектә, тапкырлыкта көч сынаштылар.Җанатарлар бәйрәмне төрле җырлар. котлаулар белән бизәделәр.Һәр малай татар малае исемен горур йөртүен исбатлады.Нәтиҗә номинацияләп ясалды.
-
Вәсимә Вагизовна - районның химия укытучылары арасында иң яхшысы. 18.02.2015
Химия фәне үзе куызыклы да, мавыктыргыч та. Безнең химия укытучыбыз Карпова В.В. - 25 ел стажы булган остаз. Аның укучылары биология, экология фәннәреннән район олимпиадаларында һәр елдагыча быел да җиңүчеләр булдылар.Республикада үткәрелгән экология фәне буенча олимпиадада аның укучысы зур сайлаулар үтеп, катнашты. Район укытучылары арасында иң яхшы химия укытучысы буларак, "Ел укытучысы - 2015"бәйгесендә дә ул сынатмады. Аңа иҗади уңышлар, тырыш укучылар теләп калабыз.
-
"Ел уытучысы -2015" бәйгесенең муниципаль этабы 17.02.2015
Мәктәбебезнең математика һәм информатика укытучысы "Ел укытучысы - 2015" бәйгесенең сайлап алу этабын үтеп,муниципаль этапның 2 турыда катнашу хокукы алды. Круглое Поле урта мәктәбендә ачык дәрес, үз фәне буенча мастер-класс күрсәтте. Без үзебезнең укытучыларыбыз белән горурланабыз.
-
Иң яхшы әйдаман бәйгесе 12.02.2015
12 нче февральдә Новотроицк урта мәктәбендә “Иң яхшы әйдаман” бәйгесенең район туры узды. Әлеге бәйгедә безнең мәктәптән 1-3 нче сыйныфларның әйдаманы Галиева Илүзә дә катнашты. Ул “Иң иҗади әйдаман” номинациясендә җиңүче булды.