Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Беденьговская основная общеобразовательная школа» Тетюшского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 422385, Республика Татарстан, Тетюшский район, с.Татарская Беденьга, ул.Вахитова, д.1 |
| Телефон: | +7(843)-735-05-27 |
| E-Mail: | Sbed.Tet@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Беденьговская ООШ" |
| Руководитель: | Сайфутдинов Руслан Ришатович |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 21 обучающихся(17 учащихся и 4 воспитанников дошкольной группы) |
| У нас учат: | 7 учителей и 1 воспитатель дошкольной группы |
-
Правила безопасности рядом с бесхозными предметами 14.11.2025

Как действовать при обнаружении бесхозных предметов?В связи с трагическими событиями в Красногорске напоминаем о жизненно важных правилах безопасности при обнаружении подозрительных предметов.
Памятка для каждогоНЕЛЬЗЯ:
трогать, передвигать или вскрывать предмет;
пользоваться рядом мобильным телефоном;
подпускать к находке детей и других людей.НУЖНО:
немедленно отойти на безопасное расстояние;
сообщить о находке по номеру 112;
предупредить окружающих;
дождаться прибытия специалистов.
Особое внимание — детям!
· объяснить ребёнку: нельзя трогать найденные на улице игрушки, телефоны, сумки, деньги;
· научить сразу сообщать взрослым о любой подозрительной находке;
· выучить вместе номер 112.Где можно обнаружить опасные предметы:
· общественный транспорт;
· подъезды и дворы;
· торговые центры;
· детские площадки;
· образовательные учреждения.
Помни: внешне обычная вещь (сумка, игрушка, коробка) может быть опасной! -
Татарча диктант 14.11.2025

14-16нчы ноябрь көннәрендә татар телендә грамоталылык дәрәҗәсен тикшерүгә юнәлтелгән дөньякүләм “Татарча диктант” акциясе уза. Әлеге чарада һәр теләгән кеше катнаша ала. Бидәңге төп гомуми белем бирү мәктәбенең укучылары, укытучылары, ата-аналар бу чарага бик теләп кушылдылар һәм үз белемнәрен тикшерделәр.
“Татарча диктант” акциясе – татар теленә һәм мәдәниятенә игътибарны җәлеп итү, тел белемен тикшерергә мөмкинлек бирү, әдәби татар телен кулланучыларның даирәсен арттыру һәм туган телгә карата мәхәббәт уятуга юнәлтелгән. Быел ул нынычы тапкыр оештырылды. Акциянең оештыручылары – Бөтендөнья татар конгрессы, Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты, “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе.
-
Безнекеләр Казанда! 13.11.2025

17 нче октябрь көнне Тәтештәге балалар китапханәсендә "Шагыйрьләр Җиңү җырын язалар, алар халык данын яуладылар. . . " дип исемләнгән Габдулла Тукай исемендәге шигырь укучыларның XV махсус конкурсының район этабы узганын хәбәр иткән идек инде.
Тәтеш һәм район авыллары мәктәпләреннән 27 укучы Ватанны саклаучылар елына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган әсәрләрен тәкъдим иткән иделәр. Бәйгенең район этабында җиңүчеләр Идрисов Айзат (2нче класс, Бидәңге төп гомуми белем бирү мәктәбе, Макаров Даниэль (8нче класс, Тәтештәге кадет мәктәп-интернаты, Нургалиева Инзилә (10нчы класс, Алабирде урта мәктәбе) Казан шәһәрендә узачак әзерлек форумына Татарстан республикасы мәдәният министрлыгыннан чакыру алдылар.
Бу форумда укучылар Татарстан республикасының атказанган артистлары Фәнис Җиһаншин, Резеда Сәлахова һәм башка күп кенә шәхесләр белән очрашканнар. М. Сәлимҗанов исемендәге актерлар йортында, Милли китапханәдә дә экскурсиядә булганнар. Без укучыларның бу форумнан нинди тәэсир белән кайтуларын кызыксындык.
“2025 нче елның 12-13 ноябрь көннәрендә "Идел" яшьләр үзәгендә булган форум минем өчен бик мөһим вакыйгаларның берсенә әйләнде. Анда Резедә Сәләхова һәм Фәнис Җиһанша кебек күренекле шәхесләр белән очрашулар күңелдә җылы эзләр калдырды. Гүзәл Сибгатуллина һәм Екатерина Хлебникова үткәргән мастер-класслардан күп нәрсәгә өйрәндем дип әйтә алам. Шулай ук «Ялкын» яшьләр журналы редакциясе белән таныштым, бу минем өчен яңа мөмкинлекләр ачты. Форум яңа мәгълүматлар белән бергә яңа танышулар һәм идеяләр дә бирде. Мин иҗади планнар белән кайттым. Ирешелгәннәрдә тукталмыйча алга барырга, шундый чараларда катнашырга ниятлим”, дип Алабирде мәктәбе укучысы Нургалиева Инзилә фикере белән уртаклашты.
“Болай еракка мин берүзем генә беренче тапкыр бардым. Бәйгеләрдә үзем катнашырга бер дә курыйкмыйм, тик Казанга өч көнлек форумга барырга чакыру алгач икеләнеп куйдым. Шикләнүем юкка булган икән. Миңа вожатыйларыбыз һәм төрле районнардан килгән балалар белән аралашу, мастер-класслар, квестлар, актерлар һәм артистлар белән аралашу бик тә ошады. "Ялкын"журналы редакциясе белән тәэсирле очрашу булды. Безне Г.Тукай һәм Ш. Камал Әдәби музеена экскурсиягә дә алып бардылар. Барысы да шәп иде! Бер генә минутка да күңелсезләнмәдек! Якты, күңелле, файдалы ял өчен рәхмәт!” дип, Бидәңге мәктәбенең икенче сыйныф укучысы Идрисов Айзат сөйләп китте.
“Мин үзем Казан шәһәреннән булганга форумда катнаша алуыма бик шатландым. Чөнки бу очрашуларда үзеңә күп һәм файдалы мәгълүмат аласың. Укытучы апам киңәшләрен истә тотып барысын да үземә сеңдерергә тырыштым. Һәм киләчәктә бу бәйгенең төп өлешенә дә әзерлекне кайдан, ничек башлавымны инде форумда чакта ук уйлап куйдым” ди, Тәтеш кадет мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Макаров Даниэль.
Форумга әзерлек эшен үз өстенә алган, транспорт белән тәэмин итеп укучыларыбызны сау-сәламәт алып барып кайткан өчен Тәтеш мәдәният бүлегенә, балалар китапханәсе җитәкчесе Ахмадуллина Людмила Михайловнага олы рәхмәтебезне җиткерәбез.
Һәм үз чиратыбызда, укучыларның апрель аенда узачак республика этабында уңышлы чыгыш ясауларын көтеп калабыз.













