МБОУ «Кляшевская начальная общеобразовательная школа - детский сад» Тетюшского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 422377, Республика Татарстан, Тетюшский район, с. Кляшево, ул. Гагарина, д. 16 |
Телефон: | +7(843)-735-60-18 |
E-Mail: | Skl.Tet@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Кляшевская НОШ-детский сад" |
Руководитель: | Бурганова Сания Ибрагимовна |
Год основания учреждения: | 1976 |
У нас учатся: | 0/ 2 |
У нас учат: | 0 / 1 |
МБОУ «Кляшевская начальная общеобразовательная школа - детский сад» Тетюшского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 31 32 33 34 35 ( 36 ) 37 38 39 40 >>
-
“Татар халык җырлары - иң кадерле мирас” 12.02.2021
Җырны булмый оныттырып,
Җырны булмый бетереп.
Җырчы үлә, җыры кала —
Җырны булмый үтереп!
Бүген “Татар халык җырлары - иң кадерле мирас” дигән темага тукталдык. Халык җырлары безнең бабаларыбыз тарафыннан калдырылган иң кадерле хәзинә булып тора.Шулай ук,халык моңнары да гасырлар аша буыннан буынга сакланып һәм камилләшеп калган байлык ул.
Укытучы Хәмидуллина Гөлшат балаларга татар халкының җырлары бер ничә төргә бүленүе турында сөйләде.Бәйрәмдә “Кәрия-Зәкәрия”, “Чума үрдәк, чума каз” уеннарын балалар бик теләп уйнадылар.
Очрашуда “Хәтирә” ансамбле әгъзасы Борһанова Сания Ибраһим кызы катнашты. Ул төрле елларда ансамбль репертуарына кергән халык җырларыннан попурри башкарды. Халык көйләре үзләреннән үзләре тумаган элек-электән аларны кемнәрдер уйлап чыгарган,башлап җырлаган,димәк аларның авторлары халык булган.Телдән телгә күчеп алар шомара барган һәм бүгенге көннәргә кадәр-сакланып камилләшеп килгән.
Сәнгать эшлеклеләре бу халык җәүһәрләрен җыентыкларга туплаганнар. Авыл китапханәчесе Галимова Г.С. шундый җыентыклардан төзелгән “Милли моңнар” күргәзмәсе белән таныштырды.
Татар халкының җыр чишмәсе чал гасырлар түреннән агып килә,юлында
карурманнар, биек тау кыялар очраса да туктамаган чишмә ул, үзенең сихерле моңнары, тылсымлы авазлары белән кешеләргә куаныч, юаныч, дәрт
биреп,һаман челтерәп ага, һаман җырлана торсын иде дигән теләктә калам.
-
Урок безопасности "Безопасный интернет" 06.02.2021
в МБОУ "Кляшевская НОШ-детский сад" прошел урок безопасности "Безопасный интернет" . Библиотекарь межпоселенческой библиотеки Галимова Г.С. и учитель начальных классов Амерханова Р.Р. рассказали об истории появления интенета,как можно найти информацию. В конце мероприятия дети получили буклеты.
-
Милли баш киеме - түбәтәй 05.02.2021
Балкып тора түбәтәйләр
Энҗе бөртекләр белән.
Алар монда килгән гүя
Чын әкият иленнән.
Бүген “Халкым җәүһәрләре” кысаларында узган җомга бәйрәме түбәтәйгә багышланды. Без бүген түбәтәйнең тарихы, бизәлешенә тукталдык. Түбәтәй- ул гади баш киеме генә булмыйча, кешенең инсафлыгын күрсәтә. Түбәтәй –җыйнаклык, тыйнаклык, затлылык символы. Түбәтәйнең матурлыгы –аның бизәлешендә. Түбәтәйләргә карагач, үзебездә дә шушындый матур түбәтәйләр бизәү теләге туды. Һәр бала үзе түбәтәй бизәп карады.
Ял минутында җырлы-биюле “Түбәтәй” уены уйнадык. Укучылар түгәрәккә басып җыр җырлыйлар. Түбәтәй кемдә туктап кала, шул балага “Җәза” бирелде. Уен шулай берничә тапкыр кабатланды. Бу баш киеме хәзерге вакытта да үзенең актуальлелеген югалтмаган. Шуның өчен дә түбәтәйнең бизәлеше бер урында гына тормый, заманага яраклаша, үзгәрә бара.Милләтебез дәвамлы һәм озын гомерле булсын өчен без туган телебездә сөйләшергә, гореф-гадәтләребезне, милли традициялеребезне үтәп яшәргә тиеш.
-
Акция «Вперед в прошлое» (Города-герои России) 02.02.2021
Город-герой Москва
-
Урок Мужества "Битва за Сталинград" 01.02.2021
2 февраля - день воинской Славы России. День разгрома советскими войсками немецко-фашистских войск в Сталинградской битве. В школе прошла встреча с односельчанином Нутфуллиным Дамиром, который недавно побывал в городе-герое. Он рассказал о Сталинградской битве.На Волге под Сталинградом захватчики потерпели сокрушительное поражение. Исход Сталинградской битвы 1942—1943 годов стал началом коренного перелома в ходе войны. С 17 июля по 18 ноября 1942 года сражение носило оборонительный характер, с 19 ноября по 2 февраля 1943-го — наступательный. Продолжалось оно 200 дней. А также посмотрели фотографии, где запечатлены памятники города-героя.
-
Книжная выставка, обзоры литературы “И туган тел...” 29.01.2021
-
Эколого-патриотическая акция «Это нужно живым», в рамках проекта «Место памяти» 26.01.2021
-
900 дней Мужества 26.01.2021
27 января 1944 года в результате операции «Январский гром» было завершено полное снятие блокады Ленинграда. Военная блокада города Ленинграда (ныне — Санкт-Петербург) немецкими, финскими и испанскими войсками с участием добровольцев из Северной Африки, Европы и военно-морских сил Италии длилась с 8 сентября 1941 года по 27 января 1944 года (блокадное кольцо было прорвано 18 января 1943 года). За 872 дня погибло, по разным данным, свыше 1 миллиона человек. Огромный ущерб был нанесен историческим зданиям и памятникам Ленинграда. В честь героических событий снятия блокады Ленинграда 27 января отмечается День воинской славы России.
-
У войны не женское лицо 25.01.2021
-
Җомга бәйрәме “Халкым җәүһәрләре” 22.01.2021
В рамках Года родных языков и народного единства решили через проект “Жемчужины татарского народа” возродить народные традиции, пропаганду духовных ценностей татарского народа, приобщение детей к национальным художественным богатствам. На первом этапе (22 января) провели ознакомление с планом проекта. Поставили задачи для каждого участника проекта.
Халык зур ул, көчле ул, дәртле ул, моңлы ул, әдип ул, шагыйрь ул” Г. Тукай.
Тукаебыз әйткәнчә, татар халкы хезмәт сөючән , җырга – моңга оста, шаян күңелле, җор телле, иҗат итәргә сәләтле халык.
Халкыбыз тырышып хезмәт иткән, моңланган чагында җыр сузган, кичке уеннарда, аулак өйләрдә, бәйрәмнәрдә җырлы – биюле уеннар уйнаган, шаян сүз сөйләп күңелен күтәргән, гыйбрәтле хәлләргә багышлап бәетләр язган, әкиятләр иҗат иткән, риваятьләргә нигез салган.
Үз халкыңның лаеклы баласы булу өчен, аның гореф - гадәтләрен, мәкаль - әйтемнәрен, әкият – риваятьләрен, тәрбия тәртипләрен кечкенәдән белеп үсәргә кирәк.
Халык элек – электән фольклор ярдәмендә туган җирне ярату хисе, ата – анага, өлкәннәргә хөрмәт – итагать һәм башка әхлак сыйфатлары тәрбияләп килгән. Шуңа күрә халык авыз иҗатын әдәп - әхлак законнары дип бәяләргә мөмкин.
Халык иҗатын өйрәнү – безнең зиһенебезне баета, дөньяга карашыбызны киңәйтә, тел байлыгыбызны, белемебезне үстерә, тарихыбызны аңларга ярдәм итә. Шушы максаттан мәктәптә яңа проект башлап җибәрдек. (15.01.2021- 26.112021) 22 нче гыйнварда Җомга бәйрәме “Халкым җәүһәрләре” проектын ачу тантанасы узды.