• Хөрмәтле ата-аналар! Халыкның санитар-эпидемиологик иминлеген тәэмин итү максатларында, Россия Федерациясе Президентының 25.03.2020 № 206 Указын үтәү йөзеннән, Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитеты КАРАР БИРӘ:
    1. Балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрне 2020 елның 30 мартыннан карантин чаралары тәмамланганчы кабул итүне туктатып торырга.
    2. Бу чорда ата-аналар түләве алынмаячак.
    3. 2020 елның март ае өчен яңадан исәп-хисап ясалачак.
    Карантин чаралары вакытында барлык таләпләрне һәм рекомендацияләрне үтәүегезне сорыйбыз:
    - өйдән чыкмаска (бернинди җитди сәбәпләр);
    - читкә чыкмаска;
    - паркларга һәм балалар мәйданчыкларына, кешеләр күп була торган урыннарга йөрмәскә. Балалар бакчасы эшен яңарту турында өстәмә хәбәр итәбез.
    Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!