Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Байрашевская основная общеобразовательная школа» Тетюшского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Тәтеш муниципаль районы "Байраш төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422370, Республика Татарстан, Тетюшский район, с. Байрашево, ул. Джалиля, д. 22 |
Телефон: | +7(843)-735-75-17 |
E-Mail: | SBayrash.Tet@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Байрашевская ООШ" |
Руководитель: | Котдусова Гульназ Юнусовна |
Год основания учреждения: | 1997 |
У нас учатся: | 12 |
У нас учат: | 8 |
Новости МБОУ "Байрашевская ООШ"
«Җиңү килде җирне нурга күмеп...”
Опубликовано: 08.05.2014Бүген Тәтеш муниципаль районының барлык авылларында да Җиңү көне бәйрәмнәре үтте. Бу бәйрәм Байраш авылында да зурлап үткәрелде. Бәйрәмдә авыл халкы, тыл һәм хезмәт ветераннары, сугыш чоры балалары, укучылар катнашты. «Җиңү килде җирне нурга күмеп...” исеме астындагы әлеге тантана авылыбызның имам –хатыйбы – Шәфигуллин Шәриф чыгышы белән башланып китте. Ул илебез өчен башларын салган батырларның рухларына дога кылды, исәннәргә имин-тыныч тормыш һәм исәнлек теләде. Әлеге бәйрәм укучыларның концерт чыгышы һәм Байраш авылы җирле үзидарә советы рәисе – Гобәев Әсхәт Минзахит улының, ООО “Яңа юл” җитәкчесе- Загидуллин Рифгать Мостафа улының котлаулары белән дәвам итте. Район башлыгы исеменнән котлауларны Садыков Валерий Исмәгыйль улы җиткерде, барлык халыкны олы бәйрәм белән котлады. Тыл ветераннарының сугыш чоры балаларының, укучыларның чыгышы һәркемнең куңелендә матур хәтирәләр генә калдырды. Бәйрәмне әзерләгән Хикматова Э.Х. га һәм укучыларга Әсхәт Минзахит улы олы рәхмәтен белдерде.
К списку новостей