• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Тетюшский
  • Школы
  • МБОУ «Байрашевская основная общеобразовательная школа» Тетюшского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Тәтеш муниципаль районы "Байраш төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Байрашевская основная общеобразовательная школа» Тетюшского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Тәтеш муниципаль районы "Байраш төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422370, Республика Татарстан, Тетюшский район, с. Байрашево, ул. Джалиля, д. 22
Телефон: +7(843)-735-75-17
E-Mail: SBayrash.Tet@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Байрашевская ООШ"
Руководитель: Котдусова Гульназ Юнусовна
Год основания учреждения: 1997
У нас учатся: 14
У нас учат: 11

Новости МБОУ "Байрашевская ООШ"

"Ил сагында тора солдатлар!" - солдатлар белән очрашу кичәсе

Опубликовано: 21.02.2014

    Туган ил! Бу суз эчендә әйтеп бетергесез мәгънә ята. Бу суз һәрбер кеше тарафыннан зур горурлану белән әйтелә. Туган илеңә, Ватаныңа хезмәт итү, буыннар арасындагы бәйләнеш, үткәндәге батырлыкларның киләчәк белән ялгануы, беренче көндә дә безнең иминлегебез өчен кайгырту... Бу сүзләр бүген дә бик актуаль яңгырый. Туган илебезнең иреген көрәшләрдә яклаган бабаларыбызга, әтиләребезгә, Бөек Ватан сугышында катнашучыларга Һәм хәрби көчләр ветераннарга мәңгелек дан җырлана. Алар җиребезне генә түгел, ә Ватаныбыз традицияләрен, бабаларыбыз васыятенә тугрылык һәм югары әхлакый кануннарны саклап калдылар. Халкыбыз Бөек Ватан сугышы ветераннарына Әфганстан дәһшәте аша үткәннәргә, кайнар нокталарда булып зур сынау юлы узганнарга, һәм бүгенге көндә дә солдат хезмәтендә безнең иминлегебез сагында торучыларга ихлас соклана.
     21 февраль көнне мәктәбебездә укучыларга патриотик тәрбия бирү максатында, Ватанны саклаучылар көненә багышланган, авыр солдат хезмәтендә булып , туган җирләренә зур чыныгу мәктәбе узып кайткан солдат егетләр белән “Ил сагында тора солдатлар” исемле очрашу кичәсе булып узды. Солдатлар үзләренең хәрби хезмәтләре хакында сөйләделәр, укучы егетләргә армиягә баруның кирәклеген  кат-кат искәрттеләр. Мәктәбебезнең физкультура укытучысы – Минвәлиев Зөфәр Зәки улының чыгышы укучыларга аеруча  тәэсир итте.   Бүгенге көндә Байраш авылыннан 6 егет Армия сафларында хезмәт итә: Аминов Малик, Гаязов Салават, Гизамов Рамиль, Закиров Фәндүс, Касыймов Динар, Юсупов Булат. Аларны чын күңелебездән бәйрәм белән котлыйбыз һәм  исән-имин туган җирләренә әйләнеп кайтуларын телибез. Әлеге егетләргә мәктәптән 8 сыйныф укучылары хатлар язганнар иде. Гаязов Салаваттан һәм Касыймов Динардан җавап хатлары да килгән. Әлеге кичәдә аларның  хатлары да укылды. Кичәнең икенче өлеше – дискотекада яш
ьләр күңелле генә биеделәр.

 

 



К списку новостей