• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Тетюшский
  • Школы
  • МБОУ «Байрашевская основная общеобразовательная школа» Тетюшского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Тәтеш муниципаль районы "Байраш төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Байрашевская основная общеобразовательная школа» Тетюшского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Тәтеш муниципаль районы "Байраш төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422370, Республика Татарстан, Тетюшский район, с. Байрашево, ул. Джалиля, д. 22
Телефон: +7(843)-735-75-17
E-Mail: SBayrash.Tet@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Байрашевская ООШ"
Руководитель: Котдусова Гульназ Юнусовна
Год основания учреждения: 1997
У нас учатся: 12
У нас учат: 8

Новости МБОУ "Байрашевская ООШ"

"Соңгы кыңгырау" бәйрәме

Опубликовано: 24.05.2013

      24 нче май көнне  мәктәбебездә шатлыклы да , бераз моңсу да булган иң истәлекле  бәйрәмнәрнең берсе булган “Соңгы кыңгырау” бәйрәме булып узды. Балачак һәм мәктәп еллары белән хушлашу бәйрәме  җыр-биюләр, котлау сүләре белән үрелеп барды. Бәйрәм тантаналы рәвештә мәктәп директоры Котдусова Г.Ю. котлавы белән башланып китте. Ул әти-әниләрне, килгән кунакларны  үткән уку елында ирешкән уңышларның нәтиҗәләре белән таныштырды, 9 сыйныф укучыларына укуда һәм мәктәп тормышында актив булганнары өчен грамота белән бүләкләде, республикакүләм ярышларда, конференцияләрдә, олимпиадаларда призлы урыннар яулаган укучыларны билгеләп үтте (балаларга һәм аларны әзерләгән укытучыларга рәхмәт белдерде). Бәйрәм белән котлау өчен Байраш авыл советы җитәкчесе – Хайруллин И. С.,  МУП МПП “Тетюшское” җитәкчесе  килгән иде.  Рифкать Тәлгать улы барлык укучыларны, укытучыларны, әти-әниләрне бәйрәм белән котлады, чыгарылыш сыйныф укучысы – Кадырова Фирсинәне Тәтеш муниципаль  районы башлыгы Чершинцев В.С. ның Рәхмәт хаты белән бүләкләде.  

   Быел мәктәбебезне 3 бала бетереп чыга.

    Кадерле укучылар! Сезнең өчен бу мәктәптә соңгы кыңгырау яңгырый. Ләкин тормышыгызда ул соңгысы булмас. Монда алган белемнәрегез сезне һәрчак алга әйдәп торсын. Әти - әниләрегез, туганнарыгыз, укытучыларыгыз һәм бөтен кешелек алдында намуслы, шәфкатьле, мәрхәмәтле булып үсегез.

            Сезгә бәхет, шатлык, сәламәтлек телибез. Ак юллар Сезгә!

 Кыңгыраулар чыңы

Бу хушлашу җыры.

Тик китәсе килми тиз генә

Шатлыклы да үзе,

Сагышлы да үзе

Балачакның шушы мизгеле!

   Бәйрәмне әзерләде һәм алып барды – Хикматова Э.Х.

 

 

 



К списку новостей