• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Тетюшский
  • Школы
  • МБОУ «Байрашевская основная общеобразовательная школа» Тетюшского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Тәтеш муниципаль районы "Байраш төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Байрашевская основная общеобразовательная школа» Тетюшского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Тәтеш муниципаль районы "Байраш төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422370, Республика Татарстан, Тетюшский район, с. Байрашево, ул. Джалиля, д. 22
Телефон: +7(843)-735-75-17
E-Mail: SBayrash.Tet@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Байрашевская ООШ"
Руководитель: Котдусова Гульназ Юнусовна
Год основания учреждения: 1997
У нас учатся: 14
У нас учат: 11

Новости МБОУ "Байрашевская ООШ"

Тәтеш шәһәренә сәяхәт

Опубликовано: 17.06.2016

     Ниһаять, блаларның күптән көткән көннәре килеп җитте. 16 июнь көнне барлык укучылар һәм укытучылар – Тәтеш шәһәренә экскурсиягә чыгып киттек.  Безне, алдан сөйләшеп куйганча, 9.00 сәг. тә автобус килеп алды.

        Менә беренче тукталыш – Музей. Күпчелек балаларның монда бер дә кергәне юк иде. Керү белән безне ачык йөзле, күркәм экскурсовод каршы алды. Ул балаларны Тәтеш шәһәренең тарихы, күренекле кешеләре, борынгы тәтешлеләрнең гореф – гадәтләре, тормышлары, көнкүрешләре белән таныштырды. Балалар исләре китеп тыңладылар, экспонатларны җентекләп карап йөрделәр, үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр. Безгә музей бик ошады, без үзебезнең Тәтеш районында тууыбыз белән горурландык.

       Икенче тукталыш – Мәчет. Анда безне Тәтеш шәһәре имамы  - Инсаф хәзрәт каршы алды. Ул, балаларның күңелләренә үтеп керелек вәгазендә  Ислам дине, Рамазан ае турында сөйләде. Балаларны тәртипле, яхшы күңелле, ярдәмчел булырга өндәде. Аннан соң өйлә нмазы укылды.

    Өченче  тукталыш –  “Жемчужина”  кафесы. Кафеда матур итеп  серверовкаланган табында ашап-эчеп чыктык. Безне ачык итеп каршы алган һәм тәмле итеп сыйлаган апаларга рәхмәт әйтеп  юлыбызны дәвам иттек.

      Дүртенче тукталыш – Пристань. Идел елгасын шундый якыннан күреп, балалар бик шатлындылар.  Андагы матурлыкны күреп шаккаттык.  Баскычтан югары күтәрелеп, фотоларга төштек, баскыч басмаларын санап карадык.

     Мәңге онытылмас матур сәяхәтебез шушы тукталыш белән тәмамланды. Кайтканда юлы буе балалар үзләренең кичерешләре белән уртаклашып, сөйләшеп кайттылар. “Бигрәк тә матур икән безнең Тәтеш шәһәре!” дигә сүзләр өзелеп тормады. Берсен-берсе уздыра-уздыра сөйләделәр дә сөйләделәр.

      Балаларга шундый матур экскурсия ясаганнары өчен укытучыларга әти-әниләр зур рәхмәт белдерде. Без үз чиратыбызда спонсор ярдәме күрсәткән Згидуллин Рифкать Мостафа улына рәхмәтле.

 



К списку новостей