• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Алабердинская средняя общеобразовательная школа» Тетюшского муниципального района РТ/Татарстан республикасы Тәтеш муниципаль районы "Алабирде урта гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422373, Республика Татарстан, Тетюшский район, с. Алабердино, ул. Хусаинова, д. 40
Телефон: +7(843)-735-80-26
E-Mail: SAlaberd.Tet@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ «Алабердинская СОШ"
Руководитель: Гарифуллин Вагап Юнусович
Год основания учреждения: 1977
У нас учатся: 57 обучающихся
У нас учат: 16 учителей

Новости Алабердинской школы

35 еллык тарих

Опубликовано: 15.02.2024

Бүген яугир-интернационалистарны искә алу көне. Әфган сугышы 1979 елның 25 декабренән 1989 елның 15 фев­раленә кадәр давам итә. Анда 620 мең совет солдаты, офицеры интернациональ бурычын үти. Безнең егетләрне "шурави" дип атаган сугыш 14453 совет солдатының гомерен өзә, күпләр хәбәрсез югала, әсирлеккә төшә, 35 меңе төрле тән яралары ала.Буген классларда бу тематикага батырлык дэреслэре уздырылды.

Гомер бер генә бирелә

Ничә еллар Әфган җирләрендә
Дөрләп янды сугыш учагы.
Күпме ирне тартып алып калды
Бу сугышның утлы кочагы.

Ә алар бит гүзәл бу дөньяда
Тиеш иде әле яшәргә.
Яшәлмичә калган гомерләрне
Нинди үлчәүләрдә үлчәргә?

Нинди үлчәүләрдә үлчәсәң дә,
Тиңнәр булмас кеше гомеренә.
Яшәр өчен җирдә, яшьнәр өчен
Ул кешегә тик бер бирелә.

Шулай булгач, нигә егетләрнең
Күз күремсез таулар ягында
Гомерләре өзелергә тиеш,
Чәчәк атып килгән чагында?

Ул егетләр инде кире кайтмас,
Көтсәләр дә әти-әниләр.
“Ул үлгәнче ник мин үлмәдем?” – дип
Еласа да бабай-әбиләр.

Ул егетләр инде кире кайтмас,
Сагынса да сөйгән кызлары.
Ул яклардан язын, сәлам алып,
Кайтыр бары ак кыр казлары.
(Файзуллин Исхак)1990



К списку новостей