Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Алабердинская средняя общеобразовательная школа» Тетюшского муниципального района РТ/Татарстан республикасы Тәтеш муниципаль районы "Алабирде урта гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422373, Республика Татарстан, Тетюшский район, с. Алабердино, ул. Хусаинова, д. 40 |
Телефон: | +7(843)-735-80-26 |
E-Mail: | SAlaberd.Tet@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ «Алабердинская СОШ" |
Руководитель: | Гарифуллин Вагап Юнусович |
Год основания учреждения: | 1977 |
У нас учатся: | 57 обучающихся |
У нас учат: | 16 учителей |
Новости Алабердинской школы
Онытмаслар туган ягымда...
Опубликовано: 09.12.20239 декабрь-Геройларны искэ алу
Рузаль Мингазов
Онытмаслар микән?
Солдат егет - бит мин, җитте вакыт,
Китә поезд унбиш минуттан...
Йөрәгемне өзгән бу мәлләрне,
Исән чакта мәңге онытмам...
Үзем киттем, миннән калды бары,
Тузан күмми калган эзләрем...
Туган җирнең шушы җылылыгын,
Бөтен җирдән гүя әзләрем...
Сыгылмыйча мине көтәр микән?
Ык буенда бөдрә талларым...
Юнәлешен таба алыр микән?
Мин агызган зифа салларым...
Бәхет теләп күктә оча микән?
Мин очырткан күңел кошларым..
Бер икмәкне бишкә бүлеп үскән,
Сагнырлармы икән - дусларым...
Тормыш юлын ничек уза икән?
Хәрвакытта янәш булганнар...
Кара җиргә ятып елый микән?
Өзгәләнә микән туганнар?
Улы өчен горурлана микән?
Яшәү көчем - әткәм бәгырем...
Офыклардан күзләрен дә алмый,
Көтә микән Әнкәм кадерлем...
Таң атканда "бисмилласы"н әйтеп,
Көтә микән туган авылым...
Сагынуыма чыдар әмәлем юк,
Үз итәлмим хаман - яу кырын...
Үтәр вакыт, эзләр югалырлар...
Хәтерләрсез микән дусларым...
Шушы җирнең арткы почмагында,
Онытмассызмы икән - мин барын...
Онытмагыз!!! Газиз халкым өчен,
Горур тамар минем каным да...
Минем исем - җирдә онтылмаса,
Тыныч булыр минем - җаным да...
Онытмаслар - туган ягымда...
К списку новостей