Филиал МБОУ «Никольская средняя общеобразовательная школа» Спасского муниципального района Республики Татарстан в с.Ямбухтино «Ямбухтинская ООШ»/Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы «Никольское урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесенең Ямбакты авылындагы филиалы «Ямбакты төп гомуми белем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422857, Республика Татарстан, Спасский район, с. Ямбухтино, ул. Школьная, д. 7 |
| Телефон: | +7(843)-473-83-20 |
| E-Mail: | SYambuh.Sps@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | филиал МБОУ "Никольская СОШ" в с.Ямбухтино "Ямбухтинская ООШ" |
| Руководитель: | Галяутдинова Фаиза Асатовна |
| Год основания учреждения: | 1973 |
| У нас учатся: | 20 |
| У нас учат: | 9 |
Филиал МБОУ «Никольская средняя общеобразовательная школа» Спасского муниципального района Республики Татарстан в с.Ямбухтино «Ямбухтинская ООШ»/Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы «Никольское урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесенең Ямбакты авылындагы филиалы «Ямбакты төп гомуми белем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << 31 32 33 34 35 36 37 38 ( 39 ) 40 >>
-
26 АПРЕЛЬ – ЧЕРНОБЫЛЬ ҺАЛӘКАТЕН ИСКӘ АЛУ КӨНЕ 26.04.2021

26 апрель көнне Россиядә дөньякүләм тарихта иң куркыныч даталарның берсе - Чернобыль атом электр станциясе һәлакәтенә 35 ел тулуны билгеләп үтәләр. 1986 елның 26 апреленә каршы төндә реактор һәм дүртенче энергия блогы бинасын ике көчле шартлау тетрәтә. Атмосферага иксез-чиксез күләмдә радиоактив матдәләр күтәрелә. Чернобыль АЭС зонасында авария нәтиҗәләрен бетерүдә 600 меңгә, шул исәптән республикабыздан 12 меңгә якын кеше катнаша.
-
"Мәктив" коллективы әгзасы Шаян ТВ тапшырунда 21.04.2021

21 апрель 14:00 cәгатьтә ТУРЫ ЭФИРДА ,Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәмендә үтүче «МИЛЛИ МУЛЬТFEST» Республика балалар кинофестиваленең II этап тавыш бирү чарасы shayantv.ru сайтында булып узды.Безнең мәктәптән катнашып,фестивальның финалына житкэн "Мәктив" коллективыннан бу чарада Галяутдинов Азат катнашты.Тапшыруны алып баручысы һәм Татарстанның халык артисты Рамиль Чыңгыз улы Төхвәтуллин биргән сорауларга лаеклы җаваплар бирде.
-
Диктант"Самый грамотный ученик"/Иң грамоталы укучы" (на русском и татарском языке) 13.04.2021

-
Ю.А. Гагаринның космоска беренче очуына 60 ел 12.04.2021

Космонавт булу авырмы, моның өчен нинди кешелеклелек сыйфатлары кирәк – бу сорауларга укучылар җавап бирде. Планетаның беренче космонавты Юрий Алексеевич Гагарин язмышы ачык мисал булды. Космонавт турындагы хикәя «Кеше һәм космос»электрон презентациясен күрсәтү белән үрелеп барды. Балалар 1961 елның 12 апрелендә «Байконур» космодромында булган вакыйгаларның шаһиты булдылар, очыш алдыннан һәм вакытында Гагарин тавышы тыңладылар. Чарага тематик китаплар җыю оештырылды.
-
Без фразеологизмнар ясыйбыз 06.04.2021

Телләр айлыгы кысаларында 6 апрель көнне " Фразеологизмнар әйләнә-тирәбездә»дип исемләнгән рәсем конкурсы узды. Конкурста 6-8 сыйныф укучылары катнашты. Фразеологизмның үз таланты, осталыгы һәм карашы һәр катнашучы үз картинасына күчте. Барысы да үз эшләре аша фразеологизмга үз карашларын җиткерү теләген күрсәттеләр.
-
Нәүрүзбикә-Нәүрүз бәйрәменең хуҗасы 22.03.2021

Нәүрүз - язгы бәйрәм. Бу гүзәл бәйрәм көнендә кешеләр бер-берсенә кунакка йөриләр, бер-берсенә булган үпкәләрен оныталар, җырлыйлар, бииләр, рәхәтләнеп күңел ачалар. Бу бәйрәмнең хуҗасы - Нәүрүзбикә.Ямбакты мәдәният йорты хезмәткәрләре белән мәктәбебез берлектә халкыбызның йолаларын, гореф-гадәтләрен яшьләргә, балаларга өйрәтү максатыннан Нәүрүз бәйрәмен үткәрде.
-
Шахмат ул – зирәкләр уены 17.03.2021

Республиканың гомум белү бирү оешмаларында шахмат зоналары ачу буенча “Бердәм Россия” сәяси партиясенең махсус проекты тормышка ашырыла башлады. Әлеге проект кысаларында укучыларга шәхси һәм интеллектуаль үсеш өчен шартлар тудыру, аларны шахматка җәлеп итү, уйнарга теләүче яшүсмерләр санын арттыру, файдалы ял оештыру планлаштырыла.Шушы проект кысаларында безнең мәктәптә дә шахмат зонасы булдырылды.Авылыбыз депутатлары мәктәп укучыларына ике комплект өстәл шахматы, аларга махсус сәгатьләр һәм магнитлы стена шахматы бүләк иттеләр.
-
8 март халыкара хатын-кызлар 08.03.2021

Кадерле гүзәл затларыбыз – мәктәбебездә эшләүче хатын-кызлар!Сәламәтлек, мәхәббәт, күтәренке кәеф телим сезгә! Эшегездә, тормышыгызда, гаиләгездә һәрвакыт барысы да имин генә булсын. Һәр көнне елмаеп, шатланып, ышаныч һәм күңел тынычлыгы белән каршы алыгыз! Бәйрәм белән сезне!
-
Милли мультFest 08.03.2021

-
Әнигә бүләккә 05.03.2021

Бүген безнең мәктәптә 8 март,хатын-кызлар көненә багышланган мероприятияләр булды.Башлангыч сыйныфлар командаларга бүленеп 8 март бәйрәме турында белемнәрен тикшерделәр.Күп уеннар уйналды,табышмаклар әйтелде.Ахырдан Әниләргә багышлап җыр җырладылар.
















