• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Спасский
  • Школы
  • МБОУ «Кузнечихинская основная общеобразовательная школа» Спасского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы "Кузнечиха төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кузнечихинская основная общеобразовательная школа" Спасского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы “Кузнечиха төп гомуми белем бирү мәктәбе” муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422863, Республика Татарстан, Спасский район, село Кузнечиха, ул.Заречная, 5
Телефон: +7(843)-473-44-96
E-Mail: Skuz.Sps@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Кузнечихинская СОШ"
Руководитель: Каштанова Надежда Васильевна
Год основания учреждения: 1977
У нас учатся: 21 ученик/ иностранные граждане не обучаются
У нас учат: 8 педагогов/ язык обучения русский

Новости МБОУ "Кузнечихинская ООШ"

Говорим по татарски

Опубликовано: 12.04.2014

 

 Кузнечиха гомуми урта белем бирү мәктәбе

 

Мәктәптә - “Мин татарча сөйләшәм “ акциясе.

 

         Рус балаларына татар телен уңышлы өйрәтү өчен алшартларның берсе- алар белән татар телендә төрле кичәләр оештыру, сыйныфтан тыш чаралар үткәрү. Әлеге дәрестән тыш эшләр белем һәм тәрбия бирүдә бердәм процесс буларак дәресләрнең дәвамы итеп бәяләнә. Шуны истә тотып,  “Мин татарча сөйләшәм” акциясендә катнашырга булдык һәм рус телле укучылар белән төрле чаралар үткәрүне күздә тоткан ункөнлек оештырдык

1 нче көн. “Мин татарча сөйләшәм” акциясе турында  линейкада игълан итү. Кизү сыйныф укучыларының чыгышы.

2 нче көн. Сыйныф сәгатьләре.

3-5 нче көннәр. “Һөнәр иясе- хөрмәт иясе” исеме астында  аралашу. Даруханә, хастаханә, кибетләргә чыгу.

6 нчы көн.Җырлыйк әле” бәйгесе

7 нче көн.Туган ягым гөлләр иле -борынгы Болгар иле”   интеллектуаль уены

8 нче көн. “Олыласаң олыны – олыларлар үзеңне” .Авылда яшәгән кайбер татарча аңлаучы олы кешеләр белән аралашу.

9 нчы көн. Мәктәптә социологик сораштырулар үткәрү “Син татар телен теләп өйрәнәсеңме?”

10 нчы көн. Йомгаклау.Актив укучыларны билгеләп үтү.

 

          Рус балалары белән “Җырлыйк әле” бәйгесе оешкан төстә һәм бик күңелле. Әлеге бәйге татар җырларына, музыкасына мәхәббәт уяту, толерантлык тәрбияләү максатыннан үткәрелде. Бәйгедә 7,8,9,11 нче сыйныф кызларыннан оешкан 2 төркем катнашты. Башта алар үзләре белән таныштырдылар.  Бәйгенең алдагы этабы татарча җырлар җырлау булды. Кызлар “Кояшлы ил”, “ Ай былбылым”, “Өйрәтәләр мәктәпләрдә” һ.б. җырларны бик оста башкардылар. Төрле төстәге боҗралар белән тавыш биргәннән соң, укучылар мичкәләр ярдәмендә үзләренә чыккан җырларны (караоке ярдәмендә) яңгыраттылар. Алдагы бәйгедә һәр ике төркемнең дә  җиңүчеләре җырларны музыкасыз гына башкардылар. Нәтиҗәдә бәйгенең җиңүчесе дип Исмәгыйлева Айсылу табылды. Җиңүче һәм катнашучыларга бүләкләр тапшырылды.

       Шулай ук “Туган ягым гөлләр иле-борынгы Болгар иле” дип исемләнгән интеллектуаль уен уздырылды. Әлеге уенның максаты рус балаларын сөйләштерү, Болгар турында белемнәрен киңәйтү, баету булды. Чарада 6,7 нче сыйныф укучыларыннан оешкан 2 команда    (“  Болгар  “, “ Шәм-Сувар   “ ) катнашты. Әлеге ярыш” Нәрсә? Кайда? Кайчан?”һәм “Акыллылар” уеннары элементлары кертелеп оештырылды. Төркемнәр түбәндәге бәйгеләрдә көч сынаштылар:

·       Болгар тарихы буенча сорауларга җавап бирү;

·       Туган як турында мәкальләр, җырлар, шигырьләр искә төшерү.

 

         Катнашучыларның җаваплары баллар белән исәпләнде. Шул рәвешле теоретиклар һәр дөрес җавап өчен медаль алдылар. Нәтиҗәдә “ Болгар  “ командасы 25 балл җыеп, җиңүче дип табылды.. Барлык катнашучыларга да бүләкләр тапшырылды, ә җиңүчеләр грамоталар белән бүләкләнде.

          Әлеге акция кысаларында  укучыларга аеруча төрле оешмаларга барып, (даруханә, хастаханә, кибетләр, балалар бакчасы һ.б.)

                                    

 “Һөнәр иясе- хөрмәт иясе” исеме астында  аралашу (татарлар белән), сораштырулар (интервью алу) ошады. Мәсәлән, 9 сыйныфы укучылары Большакова Елена, Булючева Ирина, Хохлова Дарья  төрле һөнәр ияләре белән аралашып, кем булып эшләүләре, кайда белем алулары, һ.б. турында кызыклы әңгәмәләр кордылар.

 

“Олыласаң олыны- олыларлар үзеңне” шигыре астында үткәрелгән

чара авылда яшәгән олы кешеләр арасында сораштыру үткәрделәр. аларның тормышлары белән кызыксындылар.

Тәнәфес вакытларында башлангыч класс укучылары татар телендә төрле  җырлы уеннар уйнадылар.  

                        

Нәтиҗәдә татар теле һәм әдәбияты укытучылары җитәкчелегендә оештырылган һәр чара мәктәптә оешкан төстә, кызыклы итеп уздырылды. Чараларда барлык мәктәп укучылары да актив катнашты.  

 

Татар теле һәм әдәбияты укытучылары: Галиуллина Р.Х.

                                                                     Нуруллина Г.Н.

 



К списку новостей