• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

филиал муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения «Бураковская средняя общеобразовательная школа Спасского муниципального района Республики Татарстан в с. Каюки»/"Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы Бураково урта гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесенең Көек авылындагы филиалы.

Визитная карточка

Адрес: 422854 РТ Спасский район с Каюки, ул. Молодежная, д. 31
Телефон: +7(843)-473-20-02
E-Mail: Okaum.Sps@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: филиал МБОУ "Бураковская СОШ" в с.Каюки
Руководитель: Казакова Венера Гаруновна
Год основания учреждения: 1990
У нас учатся: 15 учащихся
У нас учат: 6 учителей

Новости школы

Ватан сакчылары бәйрәме

Опубликовано: 23.02.2016

Ватан сакчылары  көнен матур , күркәм итеп үткәрү безнең мәктәбебезнең күркәм гадәте, дөресрәк әйткәндә, аның  йөзен тәшкил итә. Менә  быелгы бәйрәм  алдыннан  авыл  клубында  әлеге   көнгә  багышланган  гадәти булмаган  очрашу  үткәрелде.  Ул  тыныч  вакытта ,Әфганстанда  үзләренең интернациональ  бурычын  үтәгән  һәм  Чечен  Республикасында  хәрби  хез мәтләрен  узган  чын  ир-атлар  белән  очрашу  формасында   барды.  Әлеге бәйрәмне  уздыру  тәкъдиме  белән   мәктәбебезнең   рус  теле укытучысы  Казакова  Венера  Һарун  кызы  чыкты. Озакка  сузмыйча  әлеге  бәйрәмгә очрашу  билетларын  “ В контакте” социаль челтәре  аркылы  авылдашлары бызга  җибәргәч, инде әлеге бәйрәмгә  җитди һәм ныклы әзерлек башланып китте. Әлеге  бәйрәмгә  Тукай  авылында  яшәүче  Ахтямов  Илһам  Самат улы – райондагы  интернационалист – сугышчылар  берлегенең  әгъзасы  да чакырылышлы  иде. Бәйрәмне  мәктәбебезнең укытучылары  Гимальдинов  Фидаэль белән  Садретдинова Розалия башлап җибәрделәр. Аяк  үрә  баскан халыкның  алкышлары  астында  түргә  көтеп  алынган  олы  кунаклар – Садретдинов  Марат, Шәмсетдинов  Рамил, Кыяметдинов  Рәис, Гыйбадул лин Зөфәр, Минһаҗев Ришат, Мифтахов Илһам абыйлар, Габделбәров Рамил, Бураково  җирле  үзидарсе  Советының  рәисе  Мингалиев  Рамил уздылар. Әлеге очрашу үзенең символикасы белән башка чаралардан бик нык аерылып торды дисәм, ялгышмам.Ни өчен?- дип  сорасагыз,- эш  шунда  ки,  әлеге очрашуга  кайткан  Әфган  сугышы  ветераннарының  әти-әниләре-БӨЕК  ВАТАН сугышының  ятимнәре.Аларның тормышта никадәр авырлыклар кичергәнен мәктәбебез нең ветеран укытучысы Җария Рәхим кызы Садретди нова үзе язган  шигырьдә чагылдырды.  Авыл мәктәбе коллективы  һәм клуб  хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән концертта башлангыч һәм урта класс ларның укучылары һәм авылдагы балалар бакчасына йөргән  балаларда актив катнаштылар.



К списку новостей