филиал муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения «Бураковская средняя общеобразовательная школа Спасского муниципального района Республики Татарстан в с. Каюки»/"Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы Бураково урта гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесенең Көек авылындагы филиалы.
Визитная карточка
| Адрес: | 422854 РТ Спасский район с Каюки, ул. Молодежная, д. 31 |
| Телефон: | +7(843)-473-20-02 |
| E-Mail: | Okaum.Sps@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | филиал МБОУ "Бураковская СОШ" в с.Каюки |
| Руководитель: | Казакова Венера Гаруновна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 15 учащихся |
| У нас учат: | 6 учителей |
филиал муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения «Бураковская средняя общеобразовательная школа Спасского муниципального района Республики Татарстан в с. Каюки»/"Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы Бураково урта гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесенең Көек авылындагы филиалы. - новости
Страницы: << 61 62 ( 63 ) 64 65 66 67 68 69 70
-
Язучылар белән очрашу 11.10.2012

10 октябрь көнне Көек авылында Алиш премиясе лауреатлары белән очрашу кичәсе булды
-
Укытучылар көне 05.10.2012

Хөрмәтле хезмәттәшләр! Бәйрәм белән Сезне. Һәрберегезгә тыйнак һәм белемле укучылар белән эшләргә язсын. Сәламәтлек, зур уңышлар юлдаш булсын!
-
Бакчада уңыш мулдан булды 03.10.2012

Һәр елны безнең мәктәп яны бакчасыннан күп уңыш җыеп алына. Быелгы уку елында да мәктәп бакчасында укучылар тырышлыгы белән яшелчә, җиләк җимешләр үстерелде.Инде көз җитеп уңышны җыеп алу вакыты да килеп җитте. Быелгы елны аеруча бакчабызда уңыш күп үскән.Чөгендер белән кишернең уңышын күреп шаккатырсың!
-
Олылар көне 02.10.2012

1 октябрь көнне -Олылар көне. Бу көн безнең мәктәптә дә эзсез үтми. Бу елны да укучыларбәйрәмгә бик тырышып әзерләнделәр. Дәү әти һәм дәү әниләрен бәйрәм тамашасына чакырып, аларга концерт тамашасы куйдылар
-
Чисталык дәресләре 29.09.2012

27 сентябрь көнне- Табигатне саклау көне. Бу көн уңаеннан һәрбер сыйныфларда да чисталык дәресләре үтте. Шулай ук укучылар мәктәп тирәсендәге террриторияне дә җыештырдылар. Күл буендагы чүп -чарны юк иттеләр.
-
Кросс татарстана 24.09.2012

23 сентябрь көнне Болгар шәһәрендә Бөтен Россия буенча җиңел атлетика кросслары булып узды. Бу бәйрәмгә Көек мәктәбеннән физкультура укытучысы Гимальдинов Фидаэль, тарих укытучысы Казаков Айдар, ә укучылардан Фаттахов Айнур, Гайфуллин Нәфис, Абдрахманов Данис, Гумиров Ильнур бардылар. Алар үзләренең көчләрен 2013 м га йөгерүдә сынап карадылар.
-
23.09.2012

-
Ярминкәләр гөрләп узды 18.09.2012

15 сентябрь көнне безнең районыбызда авыл хуҗалыгы продукциясе ярминкәләре булып узды . Бу ярминкәдә һәрбер мәктәп үзенең җитештергән, үстергән продукциясен халыкка тәкъдим итте. Көек мәктәбеннән дә укучылар үзләренең укытучылары Садрутдинова Нурзилә апа һәм Салихова Люция апа белән мәктәп бакчасында үскән яшелчә саттылар. Ярминкәгә укучылар үзләренең кул эшләрен дә алып барганнар иде. Матур , төсле җепләрдән бәйләнгән оекбашларны бик тиз алып бетерделәр. Бу ярминкәдә алып килгән барлык продукция дә аз вакыт аралыгында сатылып бетте
-
Алиш Туган көне 15.09.2012

15 сентябрь көнне мәктәбебездә бер үк вакыттан ике тантаналы вакыйга булып узды. Шуларның беренчесе-5 сыйныф укучыларын варисларга кабул итү, икечесе- балалар язучысы Абдулла алишның туган көне. Бу бәйрәм чарасы А.Алишның һәйкәле янында үтте.5 сыйныф укучылары Муртазин Айдар һәм Садрутдинова Гөлгенә үзләренеңварис булып өлгереп җиткәннәрен тагын бер кат расладылар,шулай ук кичәдә Алишның батырлыгы, аның әсәрләре турында сөйләнде.
-
Белем бәйрәме 01.09.2012

Бүген безнең мәктәбебездә 1сентябрь -Белем Бәйрәме булып узды.Бәйрәмдә районыбызның мәдәният бүлеге җитәкчесе Фәргат Шакирович та катнашты. Тантаналы линейкадан соң һәрбер сыйныфта да "Универсиада-2013"дип исемләнгән сыйныф сәгатләре булып уздылар










