• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Спасский
  • Школы
  • МБОУ "Болгарская средняя общеобразовательная школа №1 с углубленным изучением отдельных предметов Спасского муниципального района Республики Татарстан"/“Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче Болгар шәһәренең 1нче номерлы гомуми урта белем бирү мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Болгарская средняя общеобразовательная школа №1 с углубленным изучением отдельных предметов Спасского муниципального района Республики Татарстан"/"Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче Болгар шәһәренең 1нче номерлы гомуми урта белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422840, Республика Татарстан, Спасский район, г. Болгар, ул. Октябрьская, д. 59 / Татарстан Республикасы, Спас районы, Болгар шәһәре, Октябрь урамы, 59нчы йорт
Телефон: +7(843)-473-02-24
E-Mail: S1.Sps@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ БСОШ №1
Руководитель: Марянин Евгений Александрович
Год основания учреждения: 1972
У нас учатся: 440 учащийся
У нас учат: 40 учителей

Новости Болгарской СОШ №1

Тылсымлы каләм - Газетабызның бу саны якташыбыз Абдулла Алишның туган көненә багышлана.

Опубликовано: 14.10.2011

Газетабызның бу саны якташыбыз Абдулла Алишның туган көненә багышлана.

 

 Алиш әкиятләре.            

 

Алиш абый әкиятләрен

Мин бик яратып укыйм.

Аларның геройларына карата

Бик күп рәсемнәр ясыйм.

 

Менә бусы - Куян кызы,

Ә тегендә - Нечкәбил.

Килеп чыга шундый кызык:

Син дә күрергә кил.

 

Мин дә үскәч, Алиш абый кебек

Әкиятләр чыгарырмын.

Тылсымлы сәяхәтләргә

Сезне дә чакырырмын.

 

Яфарова Диана 11 сыйныф

 

Абдулла Алишка багышланган бәет.

 



Алиш Спас районының

Көек авылында туды.

Кечкенәдән зирәк, эшчән

Һәм кыю бала булды.

 

36 яшеңдә син

Безнең арадан киттең.

Шушы аз гомер яшәп

Күпме әкият иҗат итең.

 

Алиш абый, хәзер күпләр

Әкиятләр язалар

Син шушы бәетне бездән

Сагыну хисе диеп ал.

 

Ахметова Алия 11 сыйныф

 

 

 

 

 

Алиш абый, без сине

Бик көчле яратабыз

Чөнки син безнең өчен

Кадерле якташыбыз.

 

Кемгәдер Алиш идең,

Кемгә - Габдуллаҗан.

Анысы мөһим түгел,

Син инде дан казанган.

 

Мин аны бик юксынам,

Калды бары хәтирә.

44нең җәйләрендә

Алиш абый җан бирә.

 Фашистлар булмаган булса,

Яшәгән булыр иде.

Сугышсыз дөнья булмый бит

Я ходай, нишлик инде?

 

 

1

А

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

2

 

Б

 

 

 

 

 

 

 

 

3

 

 

Д

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

4

У

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

5

 

Л

 

 

 

6

 

 

 

 

 

 

Л

 

 

 

 

 

 

7

 

 

 

 

 

 

А

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

1)       А. Алишның әнисе

2)       Куян кызын дәвалаучы табиб.

3)       А.Алишның әтисе.

4)       Чукмарның дусты.

5)       Сертотмас үрдәкнең соңгы очрашуы кем  белән?

6)       А.Алиш әкиятендәге тырыш бал корты.

7)       Күп сөйләшүче үрдәкнең кушаматы.

8)       Язучының туган авылындагы елга исеме.

9)       Нечкәбилнең азыгы.

10)   Куян кызының аяк киеме.                                          

11)   Бал кортының ялкау дусты.                           

Беляеев Салават 6 б сыйныф укучысы

 

 

Эссе.

 

    Минем балачагым  Урал тау итәгенә сыенып утырган Бөрмә авылында узды. Ул боргаланып аккан елгалары, җәйрәп яткан чәчәкле болыннары, җиләкле урманнары белән  күңелемдә урын алды.

 Адәм баласын эчәр суы йөртә дигәндәй, язмыш мине Татарстанның Болгар шәһәренә китерде.Кечкенәдән яратып укыган “Сертотмас үрдәк”, “Нечкәбил”,”Чукмар белән Тукмар” әкиятләре авторы Абдулла Алишның да туып үскән җире бит  ул -  Болгар яклары!

              Актай, Актай дип сөйлиләр,

              Актай – елга исеме.

              Ак ай йөзгән Актай суы

              Кай якларда дисезме?

              Борынгы Болгар җире бу,

              Тарих бай бу төбәктә.

              Актай суын эчеп үскән

              Арыслан ир – йөрәктә.

              Аның аты – Габдуллаҗан,   

 

Үзенең үткәнен белмәгәннең киләчәге юк... Укучыларда туган халкыбызның үткәненә, мәдәниятенә, шулай ук аның бай тарихына ихтирамлы караш тәрбияләүдә мәктәп музейлары зур роль уйный.

Шушы максатны тормышка ашыру өчен мәктәбебездә “Татар халкының тормыш – көнкүреш әйберләре” музее эшләп килә.

Музей – туган ягыбыз кулъязмасы. Шуңа таянып, укучыларда туган якка, ата – баба мирасына хөрмәт, үз халкыңның тарихы белән горурлана белү хисе тәрбияләү – музейның төп бурычы.

    Музейда Бөек Ватан сугышында безнең азатлыгыбыз, бәхетебез, матур киләчәгебез өчен газиз гомерләрен кызганмаган татар язучылары һәм шагыйрләре тормышына, иҗатына багышланган  бер бүлек бар.Бүлекнең төп өлеше Муса Җәлил көрәштәше, балаларның яраткан язучысы, якташыбыз А. Алиш тормышын  тагын да тирәнрәк өйрәтү максатыннан  монда шактый материал тупланган. Дәресләрне үткәрүдә, сыйныфтан тыш чараларда музейның роле зур. 9 Май, 23 Февраль

көннәрен бәйрәм итәр алдыннан сыйныф укучылары өчен экскурсияләр оештырыла. Район күләмендә үткәрелгән семинарларда катнашучы кунаклар да музей экспонатларын зур кызыксыну белән карыйлар һәм рәхмәт язулары калдыралар.

              Туган авылы – Көек.


Источник: БСОШ №1

К списку новостей