Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №126» Советского района г. Казани/Казан шәһәре Совет районының "126нчы гимназия" гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 420061, г. Казань, ул. Николая Ершова, д. 53Б |
| Телефон: | +7(843)-272-58-64;+7(843)-272-11-71;+7(843)-272-71-59; социальная страничка нашей гимназии: https://vk.com/club212063231 |
| E-Mail: | S126.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №126" |
| Руководитель: | Сагдеев Тимур Ильдусович |
| Год основания учреждения: | 1959 |
| У нас учатся: | 530 учащихся (в том числе 10 иностранных граждан). Язык обучения - русский. |
| У нас учат: | 34 педработника. |
Новости гимназии №126 Советского района г. Казани
Бер төркем укытучылары «Шәрык клубы»на экскурсиягә бардылар
Опубликовано: 29.09.202127 сентябрь көнне гимназиябезнең бер төркем укытучылары «Шәрык клубы»на экскурсиягә бардылар. Г.Камал исемендәге театрның «Шәрык клубы» Татар театры тарихының интерактив мультимедиа комплексы ХХ гасыр башы татар зыялыларының «Шәрык клубы» легендар берләшмәсе тарихи бинасында урнашкан. 1911 елның ноябреннән 1915 елга кадәр клуб сәхнәсендә «Сәйяр» - беренче татар профессиональ труппасы эшли. Татар театры тарихына багышланган мультимедиа комплексы «Вакыт елгасы» (театрның видео елъязмасы белән экран-дивар), спектакльләрдән AR-открыткалар, «Сәхнә арты», «Серле сәхнә», «Театр. Тарих. Шәхес» (милли театр сәнгатен формалаштыруга зур өлеш керткән шәхесләр һәм тарихи вакыйгалар турында интерактив проекцион китап), интерактив «Пазл» һәм башка кызыклы һәм мавыктыргыч экспозицияләрдән тора. «Шәрык клубы»нда кунак булу дәверендә мөгаллимнәр театр буенча виртуаль экскурсия ясадылар, грим-костюм бүлмәләрендә булып, үз-үзләрен артистлар янында сәхнәдә итеп хис иттеләр. Нинди генә предмет укытуларына карамастан, һәрберсе бик бай мәгълүмат һәм соклану хисе белән кайттылар.
ФОТО
К списку новостей






