Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №90» Советского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420087, г. Казань, ул. Комарова, д. 12 |
| Телефон: | +7(843)-298-90-21 |
| E-Mail: | S90.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Гимназия №90» |
| Руководитель: | Шафеева Гузель Харисовна |
| Год основания учреждения: | 1970 |
| У нас учатся: | 935 учеников (в том числе 1 иностранный гражданин) |
| У нас учат: | 46 учителей |
-
Татарча диктант-2026» 24.04.2026

24 нче апрель көнне гимназиябез «Татарча диктант-2026» акциясенә кушылды. Туган телебезне яратучы укучылар, укытучылар һәм ата-аналар татар телендә диктант яздылар. Диктант тексты итеп Габдулла Тукайның «Туган тел» шигыре һәм «Бәхет» хикәясе бирелгән иде. Акция бөек шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышланды.
-
Бөек шагыйрь Габдулла Тукайның 140 еллыгы 23.04.2026

Апрель ае - Габдулла Тукай ае. Быел бөек шагыйребезнен 140 елллыгын билгеләп үтәбез. Бөтендөнья татар конгрессы карары белән, 2026 ел Татарстан Республикасында Габдулла Тукай елы, дип игьлан ителде. Ел башыннан Рәсәй, Республика һәм гимназия күләмендә дә күп матур чаралар оештырылды, укучыларыбыз бу чараларга актив катнаштылар һәм дәрәжәле урыннар яуладылар.
Әлеге чараларны йомгаклау итеп, 23 апрель көнне гимназиябездә Г. Тукай туган көнгә багышлап, Шигырь бәйрәме үткәрелде.
Бәйрәм кичәсендә укучылар Г.Тукайның тормыш юлын тагын бер кат искә төшерделәр, шигырьләрен яттан сөйләделәр, күңелле викторинада катнаштылар, матур биюләр, жырлар башкардылар. Бәйгеләрдә урыннар алган укучыларга грамота һәм дипломнар тапшырылды.
Бәйрәмебез татарлар өчен гимн булган “Туган тел” җыры белән төгәлләнде.
-
Тукай йолдызлыгы 16.04.2026

16 апрель көнне 7а сыйныфы укучылары Татарстан милли китапханәсендә Габдулла Тукайнын 140 еллык юбилей уңаеннан үткәрелгән "Тукай йолдызлыгы" әдәби бәйгесенен гала концертында булдылар. Кичә Югары совет депутатлары, язучылар, галимнәр катнашында үтте.













